Яңалыклар

Датасы буенча тикшерү
16
март, 2026 ел
дүшәмбе

Бүген Казанда «Бердәм Россия» партиясенең Татарстан төбәк бүлегенең «Нәтиҗә бар!» хисап-программа форумы кысаларында бердәмроссиялеләр тарафыннан  предприятиеләр һәм оешмалар, республика шәһәрләре һәм районнары халкы белән берлектә җыелган гуманитар йөк озатылды. Татарстан шефлыгында булган Лисичанск һәм Рубежное шәһәрләренә 17 фура китте, алар 250 тонна гуманитар ярдәм чаралары алып бара. Йөкне озатырга республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Дәүләт Советы Рәисе, «Бердәм Россия»нең төбәк бүлеге Секретаре Фәрит Мөхәммәтшин, РФ ФС Дәүләт Думасы һәм ТР Дәүләт Советы депутатлары, активистлар, волонтерлар һәм махсус хәрби операциядә катнашучылар  килгән иде.


13
март, 2026 ел
җомга

Бүген Татарстан Дәүләт Советында Казанның Мәскәү районының 99 нчы мәктәбе укучылары һәм педагоглары булды. Экскурсия ата-аналары хәзерге вакытта махсус хәрби операциядә катнашучы балалар өчен Дәүләт Советы депутаты Артур Габделҗанов тарафыннан оештырылды.

Дәүләт Советы депутатларының округларда эше дәвам итә. Бу атнада парламентарийлар гражданнарны кабул итте, социаль учреждениеләрдә булды һәм сайлаучылар белән очрашты.


12
март, 2026 ел
пәнҗешәмбе

Җиденче чакырылыш Дәүләт Советының унтугызынчы утырышы 17 мартта узачак. Бүген парламент Президиумы утырышында шундый карар кабул ителде. Депутатлар 13 мәсьәлә, шул исәптән 3 республика законы проектын һәм 2 федераль закон проектын карарга ниятлиләр.


11
март, 2026 ел
чәршәмбе

Бүген Дәүләт Советында Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитетының һәм комитет каршындагы Эксперт советының уртак утырышы узды, анда парламентарийлар авыл хуҗалыгын үстерү һәм авыл хуҗалыгы продукциясе, чимал һәм азык-төлек базарларын җайга салу буенча дәүләт программасын гамәлгә ашыру мәсьәләләрен карадылар, шулай ук республика Экология кодексының аерым маддәләренә үзгәрешләр кертү турында закон проектын тикшерделәр.

Бүген Дәүләт корылышы һәм җирле үзидарә комитеты утырышында Татарстан Республикасы Конституция советының 2025 елдагы эшчәнлеге турында доклад тәкъдим ителде. Комитетның күчмә утырышы узган Конституция советы мәйданчыгында парламентарийлар шулай ук җирле үзидарә турындагы республика законына үзгәрешләр кертү турындагы закон проектын да карадылар.

Бүген Дәүләт Советында Законлылык һәм хокук тәртибе комитетының һәм комитет каршындагы Эксперт советының уртак утырышы булды, анда депутатлар республика юлларындагы аварияләр белән бәйле вәзгыять турында фикер алыштылар, шулай ук җәмәгать судьяларын сайлау өчен кандидатуралар карадылар. Утырышны Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты рәисе Александр Чубаров үткәрде.

Бүген «Бердәм Россия» партиясеннән Дәүләт Думасына сайлауларда кандидатларны күрсәтү өчен алдан тавыш бирүдә катнашу өчен кандидатлардан документлар кабул итү башланды. Документларны беренче булып Дәүләт Советы депутаты Руслан Шиһабетдинов һәм Казан дары заводы слесаре Айнур Салаватов тапшырды.

Бүген Социаль сәясәт комитеты утырышында Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең 2025 елда бала хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен үтәү буенча эшчәнлек йомгаклары турындагы еллык доклады тәкъдим ителде. Социаль сәясәт комитеты рәисе Алексей Созинов үткәргән утырыш эшендә Дәүләт Советы Секретаре Лилия Маврина катнашты.

Бүген республиканың Сәүдә-сәнәгать палатасында узган Икътисад, инвестицияләр һәм эшмәкәрлек комитетының һәм комитет каршындагы Эксперт советының уртак күчмә утырышында Татарстанда кече һәм урта бизнеска дәүләт ярдәме, сәнәгать паркларын үстерү һәм «нәтиҗәле һәм конкурентлы икътисад» илкүләм проектын гамәлгә ашыру мәсьәләләре турында фикер алыштылар. Икътисад, инвестицияләр һәм эшмәкәрлек комитеты рәисе Рәгать Хөсәенов үткәргән утырышта Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов, Татарстан Рәисе каршындагы Эшмәкәрләр хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил – ТР Рәисе ярдәмчесе Фәрит Габделганиев, профильле министрлыклар һәм ведомстволар вәкилләре катнашты.


Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International