Яңалыклар

Датасы буенча тикшерү
Декабрь, 2024
Дш Сш Чш Пҗ Җм Шм Як
25
26
27
28
29
30
1
2
3
4
5
6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31
1
2
3
4
5
Кире кайтырга
26
ноябрь, 2024 ел
сишәмбе

Бүген Дәүләт Советында депутатлар һәм аларның ярдәмчеләре өчен семинар узды, анда парламент эшчәнлеген хокукый һәм оештыру ягыннан тәэмин итү, шулай ук гражданнар мөрәҗәгатьләре белән эшләү мәсьәләләре каралды. Семинарда катнашучыларга Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин мөрәҗәгать итте. Семинарны Дәүләт Советы Секретаре Лилия Маврина үткәрде.


25
ноябрь, 2024 ел
дүшәмбе

Бүген Казан Ратушасында «Россия – Көнчыгыш» – «Казанда Көнчыгыш базары» Халыкара милли мәдәниятләр фестивален ачу тантанасы узды. Республика җитәкчелеге, Дәүләт Советы депутатлары, Татарстан Халыклары ассамблеясе исеменнән кунакларны һәм фестивальдә катнашучыларны Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин сәламләде.


23
ноябрь, 2024 ел
шимбә

Спорт резервын әзерләү мәсьәләләре бүген Казанда Волейбол үзәгендә узган Татарстан Республикасы Волейбол федерациясе президиумы утырышында каралды. Утырышны Дәүләт Советы Рәисе, республиканың Волейбол федерациясе президенты Фәрит Мөхәммәтшин уздырды. Татарстанда балалар-яшүсмерләр волейболын үстерү юнәлешләре буенча фикер алышуда профильле министрлыклар һәм ведомстволар вәкилләре, спорт мәктәпләре җитәкчеләре, тренерлар һәм спортчылар катнашты.

Бүген Казанда «Бердәм Россия»партиясенең Татарстан төбәк бүлегенең XXXVII конференциясе узды. Партия активы 13-14 декабрьдә Мәскәүдә узачак партия съездына делегатлар сайлады, шулай ук муниципалитетлардагы вәкиллекле органнарында депутатлар берләшмәләре эшен иң яхшы оештыручы шәһәр-районнарны ачыклылар. Конкурсына нәтиҗә ясалды. Утырышны Дәүләт Советы Рәисе, «Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге Секретаре Фәрит Мөхәммәтшин үткәрде.


22
ноябрь, 2024 ел
җомга

Бүген Яшел Үзән районында Дәүләт Советының беренче, икенче, дүртенче, бишенче һәм алтынчы чакырылыш депутаты, «Майский» комбинаты җитәкчесе Илшат Ганиев истәлегенә  багышланган чаралар узды. Комбинат территориясендә Илшат Ганиев бюсты һәм аның исемендәге «Майский» теплица комбинаты тарихы музее ачылды. Чараларда Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов, парламент депутатлары Азат Хамаев һәм Камил Ногаев, Яшел Үзән районы башлыгы Михаил Афанасьев, республиканың министрлык һәм ведомстволары вәкилләре, «Майский» комбинаты коллективы катнашты.

Җиденче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының бишенче утырышы 28 ноябрьдә иртәнге сәгать унда башлана. Бүген парламент Президиумы утырышында шундый карар кабул ителде. Бишенче утырышта 19 мәсьәлә, шул исәптән 9 республика законы проекты каралачак.

Дәүләт Советы депутатларының сайлау округларында эшчәнлеге дәвам итә. Бу атнада алар гражданнарны кабул итте, республика шәһәрләре һәм авыллары халкы белән очрашты, Батырлык дәресләре үткәрделәр, шулай ук РФ салым органнары хезмәткәрләре көненә багышланган чараларда катнаштылар.


21
ноябрь, 2024 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Дәүләт Советы депутаты Эдуард Шәрәфиев КАИ каршындагы Техника көллияте студентлары белән очрашты. Уку йортының активистлары һәм белем бирү конкурсларында җиңүчеләр Дәүләт Советында парламент эшчәнлеге белән танышу максатында булдылар.


18
ноябрь, 2024 ел
дүшәмбе

Бүген Татарстанның инвестицияләр үсеше Агентлыгында Икътисад, инвестицияләр һәм эшкуарлык комитетының күчмә утырышы булды, анда «Татарстанда инвестицияләр җәлеп итү чаралары, шул исәптән бизнес һәм дәүләт хакимияте органнарының үзара хезмәттәшлеге турында» контроль мәсьәлә каралды. Шулай ук депутатлар «Татарстан Республикасы Башлыгы (Рәисе) каршындагы эшмәкәрләр хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил турында»гы закон проектына үзгәрешләр кертү буенча фикер алышты.

Бүген Дәүләт Советында Дәүләт корылышы һәм җирле үзидарә комитеты утырышы булды, анда гражданнарга үзара салым һәм инициатив проектларны гамәлгә ашыру перспективалары нисбәтеннән  җирле үзидарә турындагы законнарны, шулай ук муниципаль хезмәткәрләрне пенсия белән тәэмин итү мәсьәләләре каралды. Моннан тыш, утырышта Муниципаль хезмәт турындагы кодекска үзгәрешләр кертү турындагы закон проектлары каралды.


Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International