Дш | Сш | Чш | Пҗ | Җм | Шм | Як |
25 | 26 | 27 | 28 | 29 | 30 | 1 |
2 | 3 | 4 | 5 | 6 | 7 | 8 |
9 | 10 | 11 | 12 | 13 | 14 | 15 |
16 | 17 | 18 | 19 | 20 | 21 | 22 |
23 | 24 | 25 | 26 | 27 | 28 | 29 |
30 | 31 | 1 | 2 | 3 | 4 | 5 |
Дш | Сш | Чш | Пҗ | Җм | Шм | Як |
25 | 26 | 27 | 28 | 29 | 30 | 1 |
2 | 3 | 4 | 5 | 6 | 7 | 8 |
9 | 10 | 11 | 12 | 13 | 14 | 15 |
16 | 17 | 18 | 19 | 20 | 21 | 22 |
23 | 24 | 25 | 26 | 27 | 28 | 29 |
30 | 31 | 1 | 2 | 3 | 4 | 5 |
Дш | Сш | Чш | Пҗ | Җм | Шм | Як |
25 | 26 | 27 | 28 | 29 | 30 | 1 |
2 | 3 | 4 | 5 | 6 | 7 | 8 |
9 | 10 | 11 | 12 | 13 | 14 | 15 |
16 | 17 | 18 | 19 | 20 | 21 | 22 |
23 | 24 | 25 | 26 | 27 | 28 | 29 |
30 | 31 | 1 | 2 | 3 | 4 | 5 |
Бүген Дәүләт Советында парламентның бишенче утырышы кысаларында традицион «Подписка бүләк ит» хәйрия акциясе оештырылды. Утырыш тәнәфесендә депутатлар 2025 елның беренче яртыеллыгына республиканың социаль учреждениеләре өчен газета-журналларга язылдылар.
2025 елга һәм 2026 һәм 2027 елларның план чорына республика бюджеты турындагы закон проекты бүген Дәүләт Советы утырышында икенче укылышта һәм тулаем кабул ителде, якын арада Татарстан Республикасы Рәисенә имзалауга җибәреләчәк.
Бүген Дәүләт Советының бишенче утырышында республиканың кайбер суд участокларына җәмәгать судьялары сайланды. Аларның кандидатуралары Татарстан Республикасы Югары суды тарафыннан тәкъдим ителде.
Бүген сәгать унда җиденче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының бишенче утырышы үз эшен башлады. .Утырыш эшендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, республика Премьер-министры Алексей Песошин, Дәүләт Думасы депутатлары һәм РФ сенаторлары, Хөкүмәт әгъзалары, республика ведомстволары, муниципаль берәмлекләр җитәкчеләре катнаша.
Бүген республика парламентында «Бердәм Россия» фракциясе утырышы булды, анда парламентарийлар Дәүләт Советы депутаты Владимир Вавиловның сайлау округында халык белән эшләү турындагы хисабын тыңлады, шулай ук оештыру мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. Утырышны «Бердәм Россия» фракциясе җитәкчесе Юрий Камалтынов үткәрде.
Бүген Дәүләт Советында КПРФ фракциясе утырышы узды, анда парламентның бишенче утырышы көн тәртибендәге мәсьәләләр каралды. Депутатлар шулай ук депутатлар берләшмәсенең агымдагы эшчәнлеге мәсьәләләре буенча да фикер алыштылар. Утырышны фракция җитәкчесе Хафиз Миргалимов алып барды.
Бүген җиденче чакырылыш Дәүләт Советының бишенче утырышы алдыннан «Татарстан – Яңа гасыр» депутатлар төркеме җыелышы узды. Төркем әгъзалары Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановның Дәүләт Советына еллык юлламасындагы тәкъдимнәрен гамәлгә ашыру мәсьәләләре, шулай ук депутатлар төркеменең 2025 елга эш планы турында фикер алыштылар.
Казанда «Мәскәү» мәдәни үзәгендә «Многоликая Россия» XV Бөтенроссия журналистлар конкурсында җиңүчеләрне һәм призерларны бүләкләү тантанасы узды. Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты һәм җиңүчегә гран-прины тапшырды.
Бүген Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты рәисе урынбасары, Россия Герое Рәсим Баксиков Луганскида «Белем. Батырлар» форумында мәктәп укучылары һәм студентлар белән очрашты.
Бүген Мәскәүдә "Тарихи дөреслекне һәм тарихи хәтерне саклау буенча дәүләт сәясәтенең мөһим юнәлеше буларак патриотлык тәрбиясе" темасына РФ ФС Федерация Советы каршындагы Милләтара мөнәсәбәтләр һәм дини берләшмәләр белән хезмәттәшлек Советы утырышы узды. Фәнни-гамәли конференция форматында узган утырыш эшендә видеоэлемтә буенча ТР Дәүләт Советы Рәисе, РФ ФС Федерация Советы каршындагы Милләтара мөнәсәбәтләр һәм дини берләшмәләр белән хезмәттәшлек Советы рәисе урынбасары Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.
Дш | Сш | Чш | Пҗ | Җм | Шм | Як |
25 | 26 | 27 | 28 | 29 | 30 | 1 |
2 | 3 | 4 | 5 | 6 | 7 | 8 |
9 | 10 | 11 | 12 | 13 | 14 | 15 |
16 | 17 | 18 | 19 | 20 | 21 | 22 |
23 | 24 | 25 | 26 | 27 | 28 | 29 |
30 | 31 | 1 | 2 | 3 | 4 | 5 |
Дш | Сш | Чш | Пҗ | Җм | Шм | Як |
25 | 26 | 27 | 28 | 29 | 30 | 1 |
2 | 3 | 4 | 5 | 6 | 7 | 8 |
9 | 10 | 11 | 12 | 13 | 14 | 15 |
16 | 17 | 18 | 19 | 20 | 21 | 22 |
23 | 24 | 25 | 26 | 27 | 28 | 29 |
30 | 31 | 1 | 2 | 3 | 4 | 5 |