СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
4
март, 2026 ел
Дәүләт Советы депутатлары Америка-Израиль агрессиясе нәтиҗәсендә Иран Ислам Республикасының Бөек лидеры аятолла Али Хаменеи һәм аның гаилә әгъзаларының фаҗигале үлеме уңаеннан иран халкының кайгысын уртаклаштылар. Бүген Иранның Казандагы Генераль консуллыгында парламентарийлар кайгы уртаклашу китабында язу калдырдылар, шулай ук чәчәк салу тантанасында катнаштылар.
4
март, 2026 ел
Бүген Казанда «Ливадия-Татарстан» шифаханәсе базасында профсоюзларының «Татарстан хатын-кызларының хезмәт батырлыгы» III республика форумы узды. Чарада РФ ФС Дәүләт Думасының Гаилә, хатын-кызлар һәм балалар мәсьәләләре комитеты әгъзасы Татьяна Ларионова, Дәүләт Советы депутатлары, «Мәрхәмәт-Милосердие» хатын-кыз депутатлар берләшмәсе әгъзалары Ольга Воронова һәм Елена Кузьмичева катнашты.
4
март, 2026 ел
Бүген Казанда «Бердәм Россия»дән тугызынчы чакырылыш РФ ФС Дәүләт Думасына депутатлыкка кандидатлар тәкъдим итү өчен кандидатлар буенча алдан тавыш бирү буенча төбәк оештыру комитетының беренче утырышы узды. Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, партиянең төбәк бүлек Секретаре урынбасары Юрий Камалтынов үткәргән утырышта Дәүләт Советы Секретаре Лилия Маврина, Дәүләт Советы депутатлары Геннадий Глушков һәм Руслан Шиһабетдинов катнашты.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ