Юрий Камалтынов: «Төп бурыч – кандидатлар турында мәгълүматны сайлаучыларга җиткерү»

2026 елның 4 марты, чәршәмбе, 13:04

Бүген Казанда «Бердәм Россия»дән тугызынчы чакырылыш РФ ФС Дәүләт Думасына депутатлыкка кандидатлар тәкъдим итү өчен кандидатлар буенча алдан тавыш бирү буенча төбәк оештыру комитетының беренче утырышы узды. Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, партиянең төбәк бүлек Секретаре урынбасары Юрий Камалтынов үткәргән утырышта Дәүләт Советы Секретаре Лилия Маврина, Дәүләт Советы депутатлары Геннадий Глушков һәм Руслан Шиһабетдинов катнашты.

Катнашучылар оештыру мәсьәләләрен карадылар, шул исәптән алдан тавыш бирүне уздыру чараларның календарь планы расланды.

11 мартта алдан тавыш бирүдә катнашу өчен документлар кабул итү башлана. Моны эш көннәрендә 9:00 дән 18:00 гә кадәр, шимбә көнне 10:00 дән 12:00 гә кадәр  эшләргә мөмкин, якшәмбе һәм бәйрәм көннәрендә – ял. Документлар оештыру комитетында түбәндәге адрес буенча кабул ителә: Казан шәһәре, Горький урамы, 9, өченче кат, утырышлар залы.

Юрий Камалтынов әйтүенчә, кандидатларкүрсәтү 11 марттан 30 апрельгә кадәр узачак, электрон беренчел тавыш бирү – 25 майдан 31 майга кадәр.

 «Алдан тавыш бирү буенча элек уздырылган  кампанияләр, шул исәптән республика халкы катнашында, һәрвакыт оешкан төстә үтте, – дип басым ясады Юрий Каалтынов, журналистларга алдан тавыш бирүнең башлануын шәрехләп. – Оештыру комитеты эшчәнлеге күзлегеннән караганда, эшнең сыйфатлы башкарылачагына бернинди шик юк, чөнки оештыру комитетының һәр әгъзасы тәртипне, нигезләмәне, кагыйдәләрне яхшы белә».

Юрий Камалтынов билгеләп үткәнчә, алдан тавыш бирүнең төп бурычы –  кандидатлар турындагы мәгълүматны сайлаучыларга җиткерү. «Безнең төп бурыч – кандидатларны туплаудан бигрәк, алар турындагы мәгълүматны сайлаучыларга мөмкин кадәр күбрәк җиткерү,  Татарстанда яшәүчеләрне май аенда узачак электрон алдан тавыш бирү процедурасына мөмкин кадәр күбрәк җәлеп итү», – дип  белдерде парламент башлыгы урынбасары.

Исегезгә төшерәбез, кичә «Бердәм Россия» 2026 елда алдан тавыш бирү буенча федераль оештыру комитеты төзеде. Аңа махсус хәрби операциядә катнашучылар, РФ Геройлары, фән әһелләре, цифрлаштыру һәм ясалма интеллект өлкәсендә экспертлар, волонтерлар керде.

«Бердәм Россия»нең беренчел тавыш бирүне уздыру буенча федераль оештыру комитетына аерым роль бирелә. Анда катнашучылар составын процедура барышына профессиональ һәм иҗтимагый контроль гарантияли, дип белдерде партиянең Генераль Советы Секретаре Владимир Якушев. «Алдан  тавыш бирү – Россия өчен уникаль партия процедурасы. Безнең партия эчендәге конкуренциянең мәҗбүри стандарты һәм кандидатларны эш-гамәлләре буенча  реаль тикшерү механизмы. Алар кампаниянең рәсми стартына кадәр кешеләр белән турыдан-туры аралаша башлау мөмкинлеге ала. Ә безнең бурыч – гражданнар ышаныч белдергән, партиянең идеяләрен һәм кыйммәтләрен уртаклашкан кешеләрне сайлап алу».

Быел махсус хәрби операциядә катнашучыларга аерым игътибар биреләчәк. «Аларны сәяси тормышка җәлеп итү – Президент куйган бурыч. Бу нисбәттән «Бердәм Россия» инде җитди адымнар ясады. Хәзер Дәүләт Думасына сайлаулар кампаниясендә махсус хәрби операция ветераннарының тулы канлы катнашуын тәэмин итәргә кирәк», – дип басым ясады Генераль Советы Секретаре.

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International