Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты эшчәнлегенең төп юнәлешләре:
1. Җир законнары.
2. Табигать ресурслары һәм табигатьтән файдалану, шул исәптән җир асты байлыкларыннан, судан, урманнардан файдалану.
3. Әйләнә-тирә мохитне саклау, шул исәптән җирләрне, су объектларын, җир асты байлыкларын, туфракны, урманнарны, атмосфера һавасын, хайваннар һәм үсемлекләр дөньясын саклау; махсус сакланылучы табигать территорияләре.
4. Халыкның санитария-эпидемиология иминлеге (гражданнарның уңайлы әйләнә-тирә мохиткә хокукларын гамәлгә ашыру мәсьәләләре өлешендә).
5. Экологик экспертиза.
6. Аучылык һәм балыкчылык.
7. Җитештерү һәм куллану калдыклары (каты коммуналь калдыклар һәм сыек көнкүреш калдыклары белән эш итүдән тыш).
8. Халыкка экологик белем бирү һәм аны экологик тәрбияләү.
9. Агросәнәгать комплексы.
10. Азык-төлек сәясәте.
11. Коммерциягә карамаган бакчачылык һәм яшелчәчелек ширкәтләре.
12. Ветеринария эше.
13. Комитет карамагындагы башка мәсьәләләр.
Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты рәисе
Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты рәисе урынбасары