Комитет закон проекты эшен башкара, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы карамагындагы мәсьәләләрне алдан карый һәм әзерли, Татарстан Республикасы законнарының һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Советы норматив хокукый актларының үтәлешен һәм башкарылышын түбәндәге төп юнәлешләр буенча тикшереп тора:
1) Татарстан Республикасы икътисадын дәүләт җайга салуы нигезләре, Татарстан Республикасының социаль-икътисадый үсеш һәм стратегик планлаштыру мәсьәләләре;
2) чираттагы финанс елына һәм план чорына Татарстан Республикасы бюджетының төп характеристикаларын һәм Татарстан Республикасының социаль-икътисадый үсеш фаразын карау;
3) Татарстан Республикасы инвестиция сәясәте;
4) Татарстан Республикасы сәнәгать сәясәте;
5) инновация эшчәнлеге өлкәсендә Татарстан Республикасы дәүләт сәясәте;
6) мөлкәт мөнәсәбәтләре өлкәсендә Татарстан Республикасы дәүләт сәясәте, Татарстан Республикасы милке белән идарә итү һәм эш итү, хосусыйлаштыру;
7) Татарстан Республикасында эшкуарлык эшчәнлеген, шул исәптән кече һәм урта бизнесны, үстерү;
8) Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Эшкуарлар хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил эшчәнлеге мәсьәләләре;
9) хуҗалык итү субъектлары эшчәнлеге мәсьәләләре;
10) дәүләт сатып алулары, дәүләт ихтыяҗлары һәм муниципаль ихтыяҗлар өчен товарлар ташу, эшләр башкару, хезмәтләр күрсәтү;
11) сәүдә эшчәнлеге (азык-төлек мәсьәләләреннән тыш);
12) энергетика, нефть-газ тармагы һәм башка ягулык ресурслары өлкәсендә дәүләт җайга салуы;
13) бәяләр сәясәте;
14) «Кулланучылар хокукларын яклау турында» 1992 елның 7 февралендәге 2300-1 номерлы Россия Федерациясе Законы нигезендә кулланучыларның тиешле сыйфатка ия товарлар (эшләр, хезмәт күрсәтүләр) сатып алу хокукларын яклау;
15) мәгълүматлаштыру, элемтә;
16) туристлык эшчәнлеге, реклама;
17) коммуникация чараларының перспектив юнәлешләрен үстерү;
171) архив эше мәсьәләләре;
18) комитет каравына кертелгән башка мәсьәләләр.
Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Икътисад, инвестицияләр һәм эшкуарлык комитеты рәисе
Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Икътисад, инвестицияләр һәм эшкуарлык комитеты рәисе урынбасары