Икътисад, инвестицияләр һәм эшкуарлык комитеты утырышында кече технологик компанияләрне үстерү мәсьәләләре каралды

2025 елның 12 феврале, чәршәмбе, 14:14

Дәүләт Советы депутатлары фикеренчә, республика икътисады тармакларының тар махсуслашкан һәм югары квалификацияле ИТ-белгечләргә, шулай ук мондый белгечләр әзерләү өчен квалификацияле педагогларга ихтыяҗын канәгатьләндерү буенча эшне көчәйтергә кирәк. Бүген Икътисад, инвестицияләр һәм эшмәкәрлек комитеты утырышында IT-технологияләр өлкәсендә кече технологик компанияләр һәм предприятиеләр үсеше мәсьәләләре турында фикер алыштылар. Парламентарийлар шулай ук инвестицион эшчәнлек турында республика законына үзгәрешләр кертү турында закон проектын карадылар.

Утырышны ачып, Икътисад, инвестицияләр һәм эшмәкәрлек комитеты рәисе Рәгать Хөсәенов технологик компанияләрне үстерү турындагы федераль закон белән кече технологик компанияләр өчен махсус хокукый режим булдыру, шулай ук документлар һәм раслауларны өстәмә җыеп тормыйча дәүләт ярдәме күрсәтүнең яңа, «реестр» моделен формалаштыру мөмкинлеге беркетелгәнлеген искәртте.

Контроль мәсьәләне карау кысаларында депутатлар ТР икътисад министры урынбасары Динар Шакировның Татарстанда кече технологик компанияләр үсеше турындагы мәгълүматын һәм Иннополис шәһәре мэры Дмитрий Вандюковның ИТ-технологияләр өлкәсендә компанияләр төзү һәм үстерү торышы һәм перспективалары турындагы мәгълүматын тыңладылар.

Динар Шакиров билгеләп үткәнчә, 2030 елга кадәр технологик үсешнең федераль концепциясе Россия Федерациясенең илнең милли мәнфәгатьләрен гамәлгә ашыруны тәэмин итү механизмнарын һәм инструментларын эшләү һәм гамәлгә ашыру нигезендә технологик суверенитетка ирешү максатын куя. Россиядә кече технологик компанияләрнең экспертиза үзәкләре  буларак Инновацияләргә ярдәм фонды,  «Сколково» фонды, «Иннопрактика» инжиниринг һәм инновацияләргә ярдәм үзәге һәм Милли технологик инициатива платформасы расланды.

Министр урынбасары билгеләп үткәнчә, цифрлы трансформация, бигрәк тә кече һәм урта предприятиеләр, республиканың икътисадый үсешендә төп факторларның берсенә әверелә. Татарстанда 3,5 меңнән артык ИТ-компания теркәлгән, аларга 2024 елда 153 өстәлгән, бу секторның динамикалы үсешен күрсәтә. Республиканың барлык оешмалары арасында ИТ-компанияләр өлеше дә артты, бу бизнесның инновацияләргә һәм цифрлы технологияләргә кызыксынуын раслый.

2023 елда тармакның керем күләме 189 млрд сумга җиткән, бу алдагы елның шул ук чоры белән чагыштырганда 20% ка күбрәк. 2024 ел нәтиҗәләре буенча фаразланган күрсәткечләр – 225 млрд сум. 2024 елның 11 аенда салым керемнәре 33 млрд сум тәшкил иткән, бу узган ел күрсәткечләреннән 43% ка күбрәк. Мондый нәтиҗәгә үзебезнең программа тәэминатын гамәлгә ашыруны, компьютер техникасы җитештерүне, мәгълүмати куркынычсызлыкны һәм цифрлаштыруны да кертеп, кайбер проектларны уңышлы гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә ирешелгән. ИТ-өлкәдә 2024 елда 40 меңнән артык кеше, ягъни Татарстанда эшләүче халыкның 3,3% ы мәшгуль булган. Уртача хезмәт хакы 114 225 сумга җиткән, бу әлеге өлкәдә эшнең кызыклы булуын күрсәтә.

Шул ук вакытта илебезнең ИТ-базарында кадрлар ситуациясе катлаулы булып кала бирә, тар махсуслашкан һәм югары квалификацияле ИТ-белгечләргә, шулай ук мондый белгечләр әзерләү өчен квалификацияле педагогларга ихтыяҗ аеруча сизелә.

Дмитрий Вандюков моның белән килеште һәм бу юнәлештә Иннополис университетының зур эш алып баруын билгеләп үтте. «Иннополис» университеты әзерләгән югары квалификацияле кадрлар ресурсы, шулай ук Татарстанның профильле югары уку йортларының якынлыгы «Иннополис» МИЗ резидент-компанияләре өчен сизелерлек өстенлек булып тора. 10 ел эчендә 70 меңгә якын кеше махсус курслар тәмамлау турында университет дипломы алган.

Иннополис мэры сүзләренә караганда, «Иннополис» МИЗ территориясендә барлыгы 342 технологик компания урнашкан, алар арасында ICL, Русдронопорт, Innostage, IVA Technologies кебек төп резидентлар бар. Ә шәһәрдә барлыгы 669 оешма эшли, аларда 10 меңнән артык эш урыны булдырылган. Төзелгәннән соңгы 9 ел эчендә шәһәрнең төп капиталына 193 млрд сум инвестиция кергән, шул исәптән инфраструктурага − 31 млрд сум. Шәһәрнең социаль-икътисадый үсеш күрсәткечләре шәһәрнең үзендә дә, «Иннополис» МИЗда зур җитештерү һәм технологик резервлар һәм перспективалар турында сөйли.

Тәкъдим ителгән материаллар буенча фикер алышуда катнашкан депутатлар Иннополиста һәм югары технологияләр өлкәсендәге башка технопаркларда IT-белгечләр әзерләүне югары дәрәҗәдә оештыруга игътибар иттеләр һәм икътисадның төрле тармакларында эшләнә торган технологияләрне кертүне мониторинглау кирәклеген билгеләделәр.

Аерым алганда, Икътисад, инвестицияләр һәм эшкуарлык комитеты рәисе урынбасары Марат Галиев сәнәгатьнең аерым өлкәләрендә заманча технологик казанышларны гамәлгә кертүнең тигез булмавын билгеләп үтте. "Цифрлы һәм технологик үсеш перспективаларын алдан күреп, республика җитәкчелеге үз вакытында һәм алдан күреп мәйданчыклар булдырды, эш өчен ташламалар карады, – диде ул. – Башта скептиклар күп булды. Барысы да алдан билгеләнгәнчә килеп чыкты. Әмма эшләнмәләрне сәнәгатьнең кайбер тармакларына кертү тизлеге шәптән түгел. Шуңа күрә кече технологик компанияләр эшенең республика ихтыяҗлары өчен нәтиҗәлелеге турындагы мәсьәлә тагын да ныграк игътибар таләп итә. Бу проблеманың предмет мониторингы җитми. Ничек кенә сәер булмасын, технологик чишелешләрне куллануның нәтиҗәсе кырлар цифрлаштырылган авыл хуҗалыгы секторы мисалында күренә, терлекчелектә робот техникасы киң кулланыла, бу турыдан-туры икътисадый нәтиҗә бирә".

Марат Галиев цифрлы технологияләрне уңышлы куллану мисалы итеп шәһәрләрнең пространство үсеше институтын китерде, ул беренче мәртәбә шәһәрләрдәге барлык коммуникацияләр картасын төзи. Заманча методлар институтка шәһәрләрнең инженерлык коммуникацияләренең игътибар таләп ителә торган урыннарын мониторингларга мөмкинлек бирә.

Бүген үк комитет утырышында инвестиция эшчәнлеге турында республика законына үзгәрешләр кертү хакында закон проекты каралды, анда инвестиция проектларын гамәлгә ашыручы оешмаларның төп объектны, шулай ук тәэмин итүче яисә тиешле инфраструктуралар объектларын булдыру (реконструкцияләү, модернизацияләү) өчен җәлеп ителгән кредитлар һәм заемнар буенча процентларны, облигация заемнары буенча купон керемен түләүгә чыгымнарын каплау күрсәтелгән заем акчаларына карата турыдан-туры дәүләт ярдәме чаралары бирелмәгән очракта гына гамәлгә ашырыла дип карала.

Закон проекты тарафыннан шулай ук инвестиция проектларына устав (җыелма) капиталында чит ил юридик затларының турыдан-туры яисә читләтеп катнашу өлеше 25 проценттан артык булган Россия юридик затларына инвестиция проектларына дәүләт ярдәме чаралары бирелмәячәк дип билгеләнә.

Утырышта башка мәсьәләләр дә каралды.

 

 

 

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International