Комитет закон проекты эшен башкара, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы карамагындагы мәсьәләләрне алдан карый һәм әзерли, Татарстан Республикасы законнарының һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Советы норматив хокукый актларының үтәлешен һәм башкарылышын түбәндәге төп юнәлешләр буенча тикшереп тора:
1) мәгариф;
2) мәдәният һәм сәнгать;
3) Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Респуб-ликасында башка телләрне саклап калу һәм үстерү;
4) татар халкының һәм Татарстан Республикасы территориясендә яшәүче башка халыклар вәкилләренең милли үзенчәлеген саклап калу һәм үстерү;
5) китапханә эше мәсьәләләре;
6) Татарстан Республикасының мәдәни мирас объектларын саклау мәсьәләләре;
7) халык сәнгать һөнәрчелеген һәм кәсепләрен үстерү;
8) массакүләм мәгълүмат чаралары белән үзара эшчәнлек;
9) фән һәм фәнни эшчәнлек;
10) милли сәясәт һәм милләтара мөнәсәбәтләр;
11) милли-мәдәни оешмалар һәм дини берләшмәләр;
12) комитет каравына кертелгән башка мәсьәләләр.
Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе
Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе урынбасары