Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты

Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты эшчәнлегенең төп юнәлешләре:

1. Законлылыкны, хокук тәртибен, җәмәгать иминлеген тәэмин итү, шул исәптән күрсәтелгән өлкәдә гражданнар хокукларын яклау.

2. Коррупциягә каршы көрәшнең гомуми принциплары.

3. Хокук бозуларны профилактикалау һәм җәмәгать тәртибен саклау.

4. Суд органнары һәм хокук саклау органнары кадрлары.

5. Татарстан Республикасында суд системасы, суд бергәлеге органнары, адвокатура, нотариат эшчәнлеге мәсьәләләре.

6. Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил эшчәнлеге мәсьәләләре.

7. Административ хокук бозулар турында законнар.

8. Гражданнарның мөрәҗәгатьләрен карау тәртибе.

9. Халыкны һәм территорияләрне табигый һәм техноген характердагы гадәттән тыш хәлләрдән саклау, янгын куркынычсызлыгы, һәлакәттән коткару хезмәтләренең һәм һәлакәттән коткару формированиеләренең эшчәнлеге.

10. Дәүләт яисә хезмәт серен тәшкил итүче мәгълүматны яклау, персональ белешмәләрне яклау.

11. Хәрби хезмәткәрләрнең, суд органнары һәм хокук саклау органнары вазыйфаи затларының социаль һәм пенсия тәэминаты.

12. Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Регламенты мәсьәләләре.

13. Граждан җәмгыяте институтларының Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте органнары белән хезмәттәшлеген үстерү.

14. Миграция сәясәте.

15. Хокукый культураны формалаштыруга ярдәм итү.

16. Россия Федерациясе хокук системасын үстерү һәм камилләштерү мәсьәләләре.

17. Законнарны системалаштыру мәсьәләләре, Татарстан Республикасы Дәүләт Советында чираттагы елга закон проекты эшенең якынча планы проектын төзү.

18. Комитет карамагындагы башка мәсьәләләр.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International