Торак сәясәте һәм инфраструктура үсеше комитеты
Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Торак сәясәте һәм инфраструктура үсеше комитеты эшчәнлегенең төп юнәлешләре:
- Торак законнары (торак өлкәсендә социаль ярдәм чараларын бирү мәсьәләләреннән тыш).
- Төзелеш, шәһәр төзелеше һәм архитектура мәсьәләләре.
- Территориаль планлаштыру һәм шәһәр төзелеше зоналаштыруы.
- Территорияләрне төзекләндерү мәсьәләләре.
- Торак-коммуналь хуҗалык мәсьәләләре.
- Җылылык, электр, газ, су белән тәэмин итү һәм су чыгару мәсьәләләре.
- Энергияне сак тоту һәм энергетика нәтиҗәлелеген арттыру.
- Каты коммуналь калдыклар һәм сыек көнкүреш калдыклары белән эш итү, шул исәптән каты коммуналь калдыклар белән эш итү буенча региональ операторлар эшчәнлеге.
- Транспорт һәм инженерлык инфраструктурасын үстерү мәсьәләләре.
- Транспорт мәсьәләләре.
- Энергетика ресурсларын транспортировкалау.
- Юл эшчәнлеге, юл хәрәкәтен оештыру.
- Тарифларны җайга салу мәсьәләләре.
- Комитет карамагындагы башка мәсьәләләр.
Комитет составы
Комитет җитәкчелеге
Егоров
Андрей Юрьевич
Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Торак сәясәте һәм инфраструктура үсеше комитеты рәисе
Гайзатуллин
Ринат Рәүф улы
Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Торак сәясәте һәм инфраструктура үсеше комитеты рәисе урынбасары