Дәүләт Советында территорияләрне комплекслы үстерү планын тормышка ашыру механизмнары турында фикер алыштылар

2023 елның 6 сентябре, чәршәмбе, 16:54

Бүген торак сәясәте һәм инфраструктура үсеше комитеты утырышында территорияләрне комплекслы үстерү проектларын гамәлгә ашыру турында сүз барды. Моннан тыш, депутатлар күпфатирлы йортларда гомуми милекне капиталь ремонтлауны оештыру һәм автомобиль юллары һәм юл эшчәнлеге турындагы республика законнарына үзгәрешләр кертү турындагы закон проектларын карадылар. Утырыш эшендә Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов катнашты.

Утырыш башланыр алдыннан депутатлар һәм комитет каршындагы Экспертлар советы әгъзалары Казан шәһәренең Порт урамында  төзелә торган торак комплексында булдылар. Элек складлар, җитештерү биналары һәм гараж кооперативлары биләгән территориядә 1 млн.кв. метрдан артык торак төзү, шулай ук яр буе һәм янәшәдәге инфраструктура белән җәмәгать урыннарын төзекләндерү планлаштырыла.

Казан шәһәре башкарма комитеты һәм Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы вәкилләре торак йортлар һәм социаль объектлар төзү өчен җир кишәрлекләрен алу, булачак комплекс урынының инвестицион җәлеп итүчәнлеген арттыру, проектны гамәлгә ашыруга бюджет акчаларын җәлеп итү белән бәйле проблемалы мәсьәләләр турында сөйләделәр.

Утырышны ачып, торак сәясәте һәм инфраструктура үсеше комитеты рәисе Александр Тыгин билгеләп үткәнчә, территорияләрне комплекслы үстерү проектларын гамәлгә ашыру барышында законнар белән көйләү, шулай ук финанс һәм юридик тәэмин итү буенча күп кенә мәсьәләләр ачыкланган. "Территорияләрне комплекслы үстерү – уникаль проект, аның ярдәмендә без амбициоз бурычларны хәл итә алабыз һәм шәһәрләрдәге сәнәгать зоналарын чәчәк аткан микрорайоннарга әйләндерә алабыз, – диде ул. – Шуңа күрә без бу өлкәдә законнарны гамәлгә ашыру барышын күзәтергә, кимчелекләрне ачыклаганда, кирәк булган очракта федераль закон чыгаручыларга мөрәҗәгать итәргә ниятлибез".

ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры урынбасары Владимир Кудряшов депутатларга законнар базасын камилләштерүнең аерым аспектлары һәм РФ Төзелеш министрлыгы белән имзаланган Татарстан Республикасының шәһәр төзелеше потенциалын арттыру буенча меморандум перспективалары турында сөйләде. Аның сүзләренә караганда, 2030 елга республикада территорияләрне комплекслы үстерү кысаларында торак төзелеше күләме 5 млн.кв. метрга җитәчәк.

Казанда "Елга порты" территориясен комплекслы үстерү барышы турында Казан шәһәре Башкарма комитетының архитектура һәм шәһәр төзелеше идарәсе башлыгы урынбасары Анастасия Латыйпова сөйләде. Хәзерге вакытта бу территориядә күп санлы җитештерү һәм склад билгеләнешендәге торак булмаган объектлар урнашкан. Шәхси милектәге җир кишәрлекләрен алу белән бәйле сораулар бар. Инженерлык челтәрләре һәм коммуникацияләре, керү юллары, элементар инфраструктура булмау коммерцияне җәлеп итүгә комачау тудыра.

Комитет мәгълүматны игътибарга алды һәм территорияләрне комплекслы үстерү өлкәсендә республика законнарын мониторинглау эшен дәвам итәргә карар кылды.

Утырышта республика законнары проектлары каралды. Шул исәптән, «Татарстан Республикасында шәһәр төзелеше эшчәнлеге турында» Татарстан Республикасы Законының 18 статьясының үз көчен югалтуын тану хакында», «Татарстан Республикасында күпфатирлы йортларда гомуми милеккә капиталь ремонт үткәрүне оештыру турында» Татарстан Республикасы Законының 2 һәм 5 статьяларына үзгәрешләр кертү хакында», «Татарстан Республикасы территориясендә автомобиль юллары һәм юл эшчәнлеге турында» Татарстан Республикасы Законының 25 статьясына үзгәреш кертү хакында» федераль дәрәҗәгә туры китерү максатыннан әзерләнгән документлар комитет тарафыннан хупланды һәм Дәүләт Советына кравына тәкъдим ителде.

 

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International