Яңалыклар

27
май, 2020 ел
чәршәмбе

Бүген парламент утырышында Дәүләт Советы депутаты, КФУ ректоры Илшат Гафуров, "Бердәм Россия" фракциясе исеменнән Татарстан АССРның 100 еллыгы белән котлап чыгыш ясаганда, республиканың фән һәм мәгариф өлкәләрендәге уңышларын ассызыклады.

Бүген Татарстан АССРның 100 еллыгына багышланган Дәүләт Советы утырышында республика парламентында КПРФ фракциясе җитәкчесе Хафиз Миргалимов чыгыш ясады.

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшинның «ТАССРның 100 еллыгы: үткәне һәм бүгенгесе» докладын тыңлап фикер алышканнан соң, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы үзенең Карарын кабул итте.

Дәүләт Советының «Автономияле Татарстан Социалистик Совет Республикасы турында» Декретка кул куюның 100 еллыгына багышланган тантаналы утырышында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов чыгыш ясады.

Бүген Дәүләт Советында «Автономияле Татарстан Социалистик Совет республикасы турында» Декретка кул куюның 100 еллыгына багышланган парламент утырышы узды. ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин "Татарстан АССРның 100 еллыгы: үткәне һәм бүгенгесе" темасына доклад белән чыгыш ясады.

Бүген иртәнге сәгать 9 да Татарстан Республикасы Дәүләт Советының «Автономияле Татарстан Социалистик Совет Республикасы турында» Декретка кул куюга 100 ел тулуга багышланган тантаналы утырышы ачылды. 1920 елның 27 маенда Россия һәм Татарстанның сәяси тарихында мөһим чорга әверелгән, яңа тарихи шартларда татар халкы дәүләтчелеген торгызуны башлап җибәргән һәм республика үсешенең башлангыч ноктасына әверелгән документ имзаланган.


Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International