Яңалыклар

23
апрель, 2021 ел
җомга

Дәүләт Советы депутат Фәнис Нурмөхәммәтовның вәкаләтләрен вакытыннан алда туктатты, ул муниципаль хезмәткә күчә. Парламентарийның язма гаризасы турында ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин хәбәр итте.

Торак пунктның бер өлешендә халык җыеннарын уздыру чикләрен билгеләү буенча критерийлар расланды. Депутатлар бүген Дәүләт Советы утырышында «Татарстанда җирле үзидарә турында турында» республика законына үзгәрешләр кертү турында закон проектын карады.

Берәмле сәүдә һәм җәмәгать туклануы өлкәсендә эшләүче эшмәкәрләргә салым йөкләмәсе кими. Дәүләт Советы депутатлары Татарстанда салымның патент системасы турында республика законына үзгәрешләр кертү буенча закон проектын беренче укылышта һәм тулаем кабул итте.

Бүген Дәүләт Советы утырышында депутатлар җәмәгать судьяларын сайлау һәм җәмәгать судьясы вазыйфаларын йөкләү турындагы мәсьәләләрне карадылар. Республиканың Югары суды тарафыннан тәкъдим ителгән һәм профиль комитеты тарафыннан хупланган судьялар бертавыштан сайланды.

Бүген иртәнге сәгать 10 да алтынчы чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының егерме беренче утырышы ачылды.


Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International