Леонид Якунин патент турында: «Бизнес бу закон проектын көтә»

2021 елның 23 апреле, җомга, 13:29

Берәмле сәүдә һәм җәмәгать туклануы өлкәсендә эшләүче эшмәкәрләргә салым йөкләмәсе кими. Дәүләт Советы депутатлары Татарстанда салымның патент системасы турында республика законына үзгәрешләр кертү буенча закон проектын беренче укылышта һәм тулаем кабул итте.

Документны ТР Премьер-министры урынбасары — икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов тәкъдим итте. Закон нигезендә, аерым категория эшмәкәрләр өчен патент бәясе кимиячәк. Нәтиҗәдә, патент системасын куллана алучы эшмәкәрләр саны артырга, берәмле сәүдә һәм җәмәгать туклануы предприятиеләре өчен патент бәясен исәпләү тәртибе үзгәрергә тиеш.

Патент системасын куллана алырлык эшмәкәрлек юнәлешләре 8 гә артачак. Алар арасында көймәләр һәм судноларны төзекләндерү, җиһаз, агач савытлар җитештерү, физкультура-сәламәтләндерү эшчәнлеге бар.

Шулай ук, закон проекты буенча, хәзер бөтен объект мәйданы түгел, ә эшмәкәргә керем китерә торган өлеше генә исәпкә алыначак. Әйтик, сәүдә яки хезмәт күрсәтү залы гына.

Бюджет, салым һәм финанслар комитеты рәисе Леонид Якунин закон проектын эшләгәндә, саллы гына эш башкарылганын, эшмәкәрләрдән килгән тәкъдимнәр исәпкә алынуын әйтте.

Авыл җирлекләре өчен махсус арзанрак патент бәясе дә кертеләчәк. Бу аларның потенциаль керемен бәяләп билгеләнәчәк. «Бизнес бу закон проектын көтә», — диде Леонид Якунин. Закон проекты үз көченә кергәч, эшмәкәрләр салым органнарына мөрәҗәгать итеп, кертелгән үзгәрешләрне исәпкә алып, элек бирелгән патент бәяләрен яңадан исәпләттерә алачак.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International