Җәмәгать судьялары сайланды

2021 елның 23 апреле, җомга, 10:26

Бүген Дәүләт Советы утырышында депутатлар җәмәгать судьяларын сайлау һәм җәмәгать судьясы вазыйфаларын йөкләү турындагы мәсьәләләрне карадылар. Республиканың Югары суды тарафыннан тәкъдим ителгән һәм профиль комитеты тарафыннан хупланган судьялар бертавыштан сайланды.

Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары итеп сайлануга кандидатураларны Татарстан Республикасы Югары суды Рәисе урынбасары Максим Беляев тәкъдим итте. Законлылык һәм хокук тәртибе комитетының бу мәсьәлә буенча уңай карары белән аның җитәкчесе Шакир Яһудин таныштырды, ул депутатларның тәкъдим ителгән кандидатураларны хуплауларын сорады.

Дәүләт Советы биш елга җәмәгать судьялары итеп  Рөстәм Гайнетдиновны (Азнакай суд районы буенча 1 нче суд участогы), Евгений Шуваловны (Түбән Кама суд районы буенча 7 нче суд участогы), Алсу Әхмәдиеваны (Нурлат суд районы буенча 2 нче суд участогы) һәм ун елга - Анна Крюченкованы (Казан шәһәренең Киров суд районы буенча 4 нче суд участогы) сайлады.

Шулай ук Казан шәһәре Совет суд районы буенча 11 нче суд участогы җәмәгать судьясы вазыйфаларын башкаруны бер елга отставкадагы судья Азат Сөнгатуллинга йөкләү турында карар кабул ителде.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International