Алтынчы чакырылыш Дәүләт Советының дүртенче утырышында «Хөкүмәт сәгате» кысаларында Татарстан Республикасында җитештерү һәм куллану калдыклары белән эш итүнең яңа системасына күчү проблемалары турында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты мәгълүматы тыңланды.
Бүген Татарстан Республикасы Конституция суды һәм җәмәгать судьялары турында законнарга үзгәрешләр кертү хакында закон проекты беренче укылышта һәм тулаем кабул ителде. Документ җәмәгать судьяларына йөкләнешнең тигезлеген тәэмин итү мөмкинлеген дә бирә.
Сукбай хайваннарны тоту һәм карау өчен акча икеләтә артачак. Бүген бу хакта алтынчы чакырылыш Татарстан Дәүләт Советының дүртенче утырышында билгеле булды.
2020 елга, 2021 һәм 2022 еллар план чорына Татарстан Республикасы бюджеты турында закон проекты бүген алтынчы чакырылыш Татарстан Дәүләт Советының дүртенче утырышында беренче укылышта кабул ителде. Республиканың төп финанс документына төзәтү-тәкъдимнәр 3 ноябрьгә кадәр кабул ителә, аннан соң документ икенче укылышка чыгарыла.
Алтынчы чакырылыш Дәүләт Советының дүртенче утырышына кертелгән беренче мәсьәләне карап, депутатлар җәмәгать судьялары вазыйфаларына Татарстан Югары Суды тәкъдим иткән кандидатураларны хупладылар. Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты утырышы карарын аның рәисе Шакир Яһудин ирештерде.
Бүген сәгать унда алтынчы чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының дүртенче утырышы ачылды. Аның эшендә Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Премьер-министр Алексей Песошин һәм башка рәсми затлар катнаша. Утырыш парламент башлыгы Фәрит Мөхәммәтшин рәислегендә уза.