Фәрит Мөхәммәтшин Башкортостан Республикасы Дәүләт Җыелышы - Корылтае Рәисе Константин Толкачев белән очрашты

2021 елның 13 апреле, сишәмбе, 09:28

12 апрельдә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшинның Башкортостан Республикасы Дәүләт Җыелышы - Корылтае Рәисе Константин Толкачев белән эшлекле очрашуы булды. Башкортстан парламенты җитәкчесе Татарстанга кыскача визит белән килде.

Яклар Россия Федерациясе субъектларында илкүләм проектларны гамәлгә ашыру кысаларында региональ законнар иҗат итүнең аерым мәсьәләләре буенча фикер алышты. Парламентара хезмәттәшлекнең гамәли аспектлары, шул исәптән хезмәттәшлек турында имзаланган килешүләр кысаларында да, кагылды. Россия Федерациясе Закон чыгаручылар Советының чираттагы утырышы "кырларда" дискуссиясен дәвам итү шартлары туды, ул Санкт-Петербургта апрельнең өченче декадасында узачак.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International