Идел буе закон чыгаручылары Россия Конституциясенә төзәтмәләр кабул итүгә бәйле рәвештә региональ законнарга үзгәрешләр кертү процессын синхронлаштыруны хуплый

2021 елның 13 апреле, сишәмбе, 17:12

Идел буе федераль округы субъектлары дәүләт хакимиятенең закон чыгару (вәкиллекле) органнары ассоциациясе әгъзалары Россия Конституциясенә төзәтмәләр кабул итүгә бәйле рәвештә региональ законнарга үзгәрешләр кертү процессын синхронлаштыру уңаеннан РФ Федераль Собраниесе Дәүләт Думасына мөрәҗәгать итәргә ниятли. Бу хакта бүген ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Президиум утырышыннан соң журналистлар белән аралашканда белдерде.

Республика парламенты башлыгы хәбәр иткәнчә, әлеге мәсьәләне РФ ИФО субъектларының закон чыгару җыелышлары җитәкчеләре шушы көннәрдә Саранскида узган законнар чыгаручылар ассоциациясе утырышы барышында күтәргән. Аерым алганда, Башкортостан Республикасы Дәүләт Җыелышы - Корылтае Рәисе Константин Толкачев билгеләп үткәнчә, регионнарда законнарны корректировкалау процессы, Конституциягә төзәтмәләрне исәпкә алып, бер үк нормаларны төрле планлы тоташтырудан качу өчен синхронлаштырырга кирәк.

Хәзер Конституциягә һәм РФ субъектлары Уставына бөтен халык тавыш бирүеннән соң үзгәрешләр кертү процессы бара. "Турыдан-туры эш итү законнарына килгәндә, без моны эшли алабыз һәм башкарабыз, мәсьәләне кабул итү өчен федераль законнарны үзгәртү таләп ителә торган региональ хокукый актларга кагыла, - дип ассызыклады Фәрит Мөхәммәтшин, - моннан тыш, федераль закон кабул ителгәннән соң өч ай вакыт эчендә төбәк законнарын федераль законнарга туры китерү таләбе бар".

Федераль законнарны беренче чиратта кабул итү һәм алга таба төбәк кануннарына үзгәрешләр кертү терминологиядә һәм формулировкаларда аермалыкларны булдырмаска мөмкинлек бирәчәк, бу, үз чиратында, тиешле федераль кабул ителгәннән соң, төбәк канунына үзгәрешләр кертүгә кабат китерергә мөмкин, дип саный Фәрит Мөхәммәтшин.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International