Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Мордовия башлыгы вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Артём Здунов белән очрашты

2021 елның 14 апреле, чәршәмбе, 11:23

13 апрель көнне, Идел буе федераль округы төбәкләренең закон чыгару органнары ассоциациясе утырышы уздырылган көнне, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Мордовия башлыгы вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Артём Здунов белән очрашты.

Очрашуда республикаларның үзара хезмәттәшлеге перспективалары һәм ассоциациянең алдагы утырышы көн тәртибе мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. Аерым алганда, сүз хезмәт җитештерүчәнлеген күтәрү өлкәсендә дәүләт ярдәме чараларын гамәлгә ашыру турында барды. Яклар «Хезмәт җитештерүчәнлеге» милли проекты кысаларында төбәкләр алдына куела торган Россиядә яңа җитештерү культурасын формалаштыру бурычының актуальлеген билгеләп үттеләр.

Шулай ук каты коммуналь калдыклар белән эш итүнең комплекслы системасын булдыру кысаларында регионнар арасында тәҗрибә уртаклашу кирәклеге турында сүз барды.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International