Фәрит Мөхәммәтшин: «Ил Президенты юлламасы төбәкләр үсеше өчен яңа мөмкинлекләр ача»

2021 елның 21 апреле, чәршәмбе, 15:47

Төп юнәлеше эчке сәясәт мәсьәләләренә кагылышлы булган,  халыкны саклап калу өстенлекле  юнәлеш итеп алынган бу Юллама  зур социаль блок белән аерылып торды. Үз чыгышында Владимир Путин берничә тапкыр "Бердәм Россия" тәкъдимнәренә таянды, алар халыкка социаль ярдәм күрсәтү, сәламәтлек саклау һәм мәгарифне үстерү буенча өстәмә чараларга кагыла.

Ил лидерының субъектларны алга таба үстерүдә яңа алымнар турындагы тәкъдимнәре төбәк хакимиятләренең кызыксынуын тудырган бик мөһим сигнал булып торды.

Түләүләренә сизелерлек региональ акчалар сарыф ителгән (хәзер аларны регион үсешенә җибәрергә мөмкин булачак) һәм узган ел регионнарга коронавирус нәтиҗәләре белән көрәшкә бүлеп бирелгән бюджет кредитларын реструктуризацияләү турындагы хәбәр аеруча хуплап кабул ителде.

Инфраструктура кредитлары  регионнарны үстерүнең принципиаль яңа чарасы булырга мөмкин. Проектларның масштабы төрле булырга мөмкин, иң мөһиме, аларның кешеләргә хезмәт итүе һәм яңа мөмкинлекләр ачылу.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International