Валентина Матвиенко Фәрит Мөхәммәтшинны Россия парламентаризмы көне белән котлады

2021 елның 27 апреле, сишәмбе, 07:31

РФ Федераль Җыены Федерация Советы Рәисе Валентина Матвиенко Россия парламентаризмы көне уңаеннан Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин адресына котлау телеграммасы юллады.

«27 апрель — Россиядәге барлык парламентарийларның һөнәри бәйрәме, — диелә телеграммада. — Быел Дәүләт Думасы — Ватан тарихындагы беренче демократик институт эшли башлаганга 115 ел тула. Шушы вакыт эчендә данлы юл үтелде, Россиядә закон чыгару традицияләре саклап калынды».

Валентина Матвиенко билгеләп үткәнчә, халык депутатлары аша миллионлаган россиялеләр үзләренең дәүләт эшләре белән идарә итүдә катнашу хокукын гамәлгә ашыра, Ватаныбызның потенциалын ныгытуга саллы өлеш кертә.

«Россия Федерациясе сенаторлары, Дәүләт Думасы депутатлары һәм төбәкләрдәге закон чыгаручыларның үзара хезмәттәшлеге алга таба да Россиядә хокук системасының камилләшүенә һәм үсешенә, төп социаль-икътисади бурычларны нәтиҗәле һәм үз вакытында хәл итәргә ярдәм итәр, безгә халык хакимиятенең какшамас принципларына таянып бәйсез һәм көчле Россия төзергә мөмкинлек бирер дип ышанам», — диде Федерация Советы Рәисе.

«Барыгызга да яңа казанышлар һәм уңышлар телим», — диде Валентина Матвиенко.  

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International