Депутатлар Василий Лихачев каберендә булдылар

2021 елның 27 апреле, сишәмбе, 12:41

Бу атна дәвамында, 26 апрельдән 2 майга кадәр, Татарстанда Фән һәм технологияләр елына багышланган чаралар кысасында республиканың фән эшлеклеләренең каберләрен торгызу буенча акция уза. Казан зиратларында 47 танылган галимнең каберен тәртипкә китерү планлаштырыла.

Бүген, Россия парламентаризмы көнендә, парламентның  Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе урынбасары Людмила Рыбакова, аппарат хезмәткәрләре җәмәгать һәм сәясәт эшлеклесе, юридик фәннәр докторы, 1995-1998 елларда Дәүләт Советы Рәисе булып торган  Василий Лихачев каберендә булдылар.

Парламент җитәкчеләре, күренекле җәмәгать һәм сәяси эшлеклеләре истәлеген мәңгеләштерү эше республика парламентында даими алып барыла. Узган ел Дәүләт Советы депутатлары төрле елларда ТАССР Югары Советы Президиумын, аннары ТР Дәүләт Советы Президиумын җитәкләгән сәяси эшлеклеләре җирләнгән зиратларга барды. Чаралар ТАССРның 100 еллыгы һәм Җиңүнең 75 еллыгы кысаларында узды.

Быел җәмәгать һәм сәяси эшлеклеләрнең хәтерен мәңгеләштерү чаралары дәвам итәчәк.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International