Фәрит Мөхәммәтшин цифрлы компетенцияләрне үстерү буенча семинарда катнашучылар белән очрашты

2021 елның 28 апреле, чәршәмбе, 12:08

Бүген Казанда, IT-паркта Дәүләт Советы Рәисе, “Бердәм Россия” Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге Секретаре Фәрит Мөхәммәтшин партиянең төбәк бүлекләре хезмәткәрләре өчен оештырылган цифрлы компетенцияләрне үстерү буенча семинарда катнашучылар белән очрашты.

 «Татарстан - илебезнең IТ-тармагында алдынгы регионнар рәтендә, - дип басым ясады Фәрит Мөхәммәтшин, семинарны ачып, - мәгълүмати технологияләрне киң куллану көндәшлеккә сәләтлелекне үстерүнең мөһим коралы булып тора».

Дәүләт Советы Рәисе билгеләп үткәнчә, республикада цифрлаштыру        һәм IT-тармак өчен һөнәри кадрларны әзерләү мәсьәләләренә зур игътибар бирелә. Татарстанда «РФ санлы икътисады» илкүләм программасының 5 региональ проекты гамәлгә ашырыла: «Мәгълүмати иминлек», «Цифрлы дәүләт идарәсе», «Цифрлы технологияләр», «Мәгълүмати инфраструктура» һәм «Цифрлы икътисад өчен кадрлар». Иннополис шәһәре "нульдән" башлап төзелде, цифрлаштыру мәсьәләләрендә махсуслашукан университет ачылды.

Республика һәм гомумән бөтен дөнья соңгы елда яшәгән пандемия чоры, хезмәт күрсәтүләрне электрон форматка күчерү буенча кабул ителгән карарларның дөрес һәм вакытлы булуын, ә читтән торып эшләү формасының бүгенге көннең чынбарлыгына әверелүен тагын бер кат күрсәтте, дип саный парламент башлыгы. "Цифрлаштыру - ул модага иярү түгел, ә кире элемтә формасын камилләштерергә мөмкинлек бирә торган чын ихтыяҗ, хакимиятне ачыграк һәм аңлаешлырак итә, димәк, ышаныч та арта".

Фәрит Мөхәммәтшин “Бердәм Россия” - үз эшчәнлеген цифрлаштыру проблемаларын – документлар әйләнешен, цифрлы регламентларны автоматлаштыру, мониторинг системаларын кертү, цифрлы администрацияләү, онлайн-укыту, онлайн-кабул итү форматларын куллану, “сайлаучы - депутат” турыдан-туры коммуникацияләр системасын гамәлгә ашыруга системалы рәвештә  килә торган беренче һәм бердәнбер партия, дип билгеләп үтте.

Дәүләт Советы Рәисе Россия Президенты Владимир Путинның Юлламасын гамәлгә ашыру мәсьәләләренә аерым тукталды.  Фәрит Мөхәммәтшин Президент тарафыннан “Бердәм Россия”нең социаль ярдәм чараларын киңәйтү буенча берничә тәкъдиме әйтелде, һәм хәзер әлеге инициативалар башкарма хакимият органнары өчен бурычларның формасын алды, дип басым ясады.  

Цифрлы компетенцияләрне үстерү буенча семинарда Россиянең барлык төбәкләреннән 150 дән артык белгеч катнаша. Белем бирү программасы кысаларында мәгълүмати системаларда һәм партиянең цифрлы продуктларында эшләү буенча теоретик һәм гамәли дәресләр уза.

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International