Казанга Казахстан Республикасы Премьер-министры Әскәр Мамин килде

2021 елның 28 апреле, чәршәмбе, 16:59

Татарстанга эш визиты белән Казахстан Республикасы Премьер-министры Әскәр Мамин килде. «Казан» халыкара аэропортында аны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин һәм Казан мэры Илсур Метшин каршы алды.

Казанга эш сәфәре кысаларында Әскәр Мамин Евразия хөкүмәтара советы утырышында катнашачак. Утырыш барышында Әрмәнстан, Белоруссия, Казахстан, Кыргызстан һәм Россия хөкүмәтләре башлыклары Евразия икътисадый берлеге кысаларында интеграцияне тирәнәйтү буенча актуаль бурычлар турында фикер алышачак.

Эчке базар, таможня-тариф җайга салуы, шулай ук космик тикшеренүләр өлкәсендә хезмәттәшлек перспективаларына аерым игътибар биреләчәк. Шулай ук Евразия икътисадый берлеге кысаларында 2025 елга кадәр сәнәгать хезмәттәшлегенең төп юнәлешләре каралачак.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International