Таҗикстан Премьер-министры Кохир Расулзода Казанда эш сәфәрендә

2021 елның 29 апреле, пәнҗешәмбе, 09:16

Бүген Татарстанга Таҗикстан Премьер-министры Кохир Расулзода эш сәфәре белән килде. «Казан» халыкара аэропортында кунакны Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин, ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов, башка рәсми затлар каршы алды.

Кохир Расулзода Казанга визитының төп максаты - Евразия хөкүмәтара советының чираттагы утырышында катнашу.

Исегезгә төшерәбез, ЕАЭС - икътисадый интеграциянең халыкара оешмасы, аның составына Россия, Әрмәнстан, Беларусь, Казахстан, Кыргызстан керә.  Молдава, Үзбәкстан һәм Кубаның күзәтүче дәүләтләр статусына ия.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International