Казанга Әрмәнстан Премьер-министры вазифаларын башкаручы Никол Пашинян килде

2021 елның 29 апреле, пәнҗешәмбе, 12:59

Бүген Татарстанга эш визиты белән Әрмәнстан Премьер-министры вазифаларын башкаручы Никол Пашинян килде. «Казан» халыкара аэропортында аны Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин һәм ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов каршы алды.

Казанга эш сәфәре кысаларында Никол Пашинян Евразия хөкүмәтара советы чараларында катнашачак. Утырыш барышында Әрмәнстан, Белоруссия, Казахстан, Кыргызстан һәм Россия хөкүмәтләре башлыклары Евразия икътисадый берлеге кысаларында интеграцияне тирәнәйтү буенча актуаль бурычлар турында фикер алышачак.

Көн тәртибенә эчке базар эшчәнлеге, таможня-тариф җайга салуы, шулай ук космик тикшеренүләр өлкәсендә хезмәттәшлек перспективалары кертелгән. Шулай ук Евразия икътисадый берлеге кысаларында 2025 елга кадәр сәнәгать хезмәттәшлегенең төп юнәлешләре каралачак.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International