Ленинград блокадасында булганнар өчен Чистайга сәфәр оештырылды

2021 елның 29 апреле, пәнҗешәмбе, 21:22

Сәфәр турында үтенеч белән «Бөек Ватан сугышы ветераннары - Ленинград каһарман блокада шәһәрендә яшәүчеләр» шәһәр иҗтимагый оешмасының район бүлекчәсе рәисе Зинаида Бушуева мөрәҗәгать иткән.

Зинаида Бушуева - блокададагы Ленинградта яшәүче. Ул мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Людмила Рыбаковага Чистайга баруны оештыру үтенече белән мөрәҗәгать иткән. Зинаида Григорьевна сәяхәт итәргә ярата, ләкин хәзер пандемия аркасында кая да булса бару бик кыен.

Людмила Рыбакова ветераннар төркеменә Чистайга сәфәр оештырды. Экскурсовод белән бергә алар шәһәрнең тарихи урыннарында булдылар. Алар әйтүенчә, Ленинград блокадасының чынбарлыгы тыныч вакытны тагын да күбрәк бәяләргә мәҗбүр итә.

"Безнең балачак башка төрле булды. Без яшәмәдек, ә исән калырга тырыштык. Шул ук вакытта көйсезләнмәдек, еламадык. Аның өчен көч калмады ", - дип сөйләделәр сәфәрдә катнашучылар.

Людмила Рыбакова әйтүенчә, балачакта куркыныч сынаулар кичергән блокадниклар тарихы аны тетрәндергән.

«Ветераннарның сәфәр кылу теләген тормышка ашыру миңа бик күңелле булды. Бигрәк тә 9 май алдыннан. Кызганычка каршы, 25 кешедән Чистайга 11 кеше генә бара алды, калганнары сәламәтлеге торышы буенча булдыра алмадылар. Безгә һава торышы да бик яхшы торды. Ышанам ки, мондый сәяхәт ветераннарга бик ошады”, - диде Рыбакова.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International