Фәрит Мөхәммәтшин баскетбол Евролигасы президенты белән очрашты

2021 елның 1 мае, шимбә, 14:07

30 апрельдә ТР дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин баскетбол буенча Евролига президенты Жорди Бертомеу әфәнде белән очрашты. Алар Казанның Баскет-холл залында Европа Кубогының финал уены вакытында күрештеләр.

Формаль булмаган әңгәмә барышында яклар Татарстан командаларының дөньякүләм ярышларда катнашу перспективалары турында сөйләштеләр, массакүләм спорт төрләрен популярлаштыру хакында фикер алыштылар.

Бартомеу әфәнде, Казанның “Уникс” командасына уңай бәя биреп, аның Еврокубок матчларында уңышлы чыгыш савын билгеләп үтте. Евролига президенты Россиянең спорт башкалаларыннан берсе булган Казанның позитив үзгәрешләр кичерүенә соклануын белдерде.    

Фәрит Мөхәммәтшин Татарстан баскетбол командаларының киләчәктә дә дөнья ярышларында чыгыш ясаячакларына ышаныч белднрде.

Очрашуда шулай ук Монако Хөкүмәтенең җәмәгатьчелек белән элемтәләр департаменты җитәкчесе Женевьев Берти, Татарстан Президенты ярдәмчесе Камил Исхаков, ТР Спорт министры Владимир Леонов һәм башка рәсми затлар катнашты.

Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International