Округларда депутат атнасы

2021 елның 4 мае, сишәмбе, 09:48

Дәүләт Советы депутатларының округларда эше дәвам итә. Җиңү көне алдыннан парламентарийлар ветераннар янына барды, “Җиңү диктанты” бөтенроссия акциясенә кушылды, каберләрне тәртипкә китерделәр. Моннан тыш, депутатлар бу атнада гражданнарны кабул итте һәм район советлары сессияләрендә катнашты.

Җиңү көне алдыннан Дәүләт Советы депутатлары ветераннарга һәм тыл хезмәтчәннәренә, республика җитәкчелеге һәм “Бердәм Россия” партиясе исеменнән бүләкләр, чәчәкләр һәм котлау открыткалары тапшыралар. Депутат Ольга Воронова сүзләренә караганда, партия Җиңү көнен бәйрәм итүгә әзерләнүгә багышланган берничә акция планлаштырган. «Ветеранга бүләк» акциясе кысаларында депутатлар сугышта катнашучылар һәм тыл хезмәтчәннәре янына барачак. Бәйрәм алдыннан активистлар Бөек Ватан сугышында катнашучыларны хәрби мемориалларны, истәлекле билгеләрне һәм каберләрне тәртипкә китерделәр. "9 май - һәрберебез өчен үзенчәлекле көн. Һәр ветеранга ярдәм һәм кайгырту күрсәтелүе бик мөһим”, - дип ассызыклады Ольга Воронова.

Дәүләт Советы депутаты, ректор Алсу Нәбиева җитәкчелегендә Казан кооператив институты укытучылары, хезмәткәрләре һәм студентлары Бөек Ватан сугышы геройларына куелган һәйкәлләрне тәртипкә китерү буенча вахта оештырдылар. Активистлар Советлар Союзы Герое, инженер гаскәрләре лейтенанты Дмитрий Михайлович Карбышевка куелган истәлек ташы янында ял итү зонасын төзекләндерделәр.

28 апрельдә Бюджет, салымнар һәм финанс комитеты рәисе урынбасары Камил Нугаев муниципаль депутатлар белән берлектә Балтачта Бөек Ватан сугышы ветераннарын Җиңүнең 76 еллыгы белән котлады, аларга рәхмәт хатлары һәм бәйрәм күчтәнәчләре тапшырды. "Ветераннар белән очрашу вакытында кичергән хисләр әйтеп бетергесез. Безнең ветераннарга  башкарган эшләре өчен зур рәхмәт. Алар алдында түбәнчелек белән баш иям, - диде Камил Нугаев.

30 апрельдә республикада «Җиңү диктанты» бөтенроссия тарихи акциясе узды, анда Дәүләт Советы депутатлары да катнашты. Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе урынбасары Людмила Рыбакова Чирмешән районының Лашман урта мәктәбе мәйданчыгында “Җиңү диктант"ын язды. "Мәктәптә безгә тарих укыттылар, шуңа күрә барысы да хәтердә калды. Дөрес, мин шикләнгән сораулар да булды, - диде депутат. - Кызыклы биремнәр, кайткач, тагын бер кат үз-үземне тикшерергә телим".

28 апрельдә Россиядә Ашыгыч медицина ярдәме хезмәткәрләре көнен билгеләп үттеләр. Татар дәүләт филармониясендә бәйрәм уңаеннан табиблар өчен бәйрәм концерты оештырылды. Ашыгыч ярдәм хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән Социаль сәясәт комитеты рәисе Светлана Захарова котлады. "Ашыгыч ярдәмнең барлык хезмәткәрләренә йөкләнеш һәрвакыт зур иде. Кешеләр тәүлек буе үзләренең бурычын үтиләр, пациентларның сәламәтлеген һәм тормышын коткаралар. Соңгы ике ел безгә медикларның үз эшенең осталары булуын гына түгел, безнең заман геройлары да булуын күрсәтте. Һәм бүген без тагын бер кат аларның фидакарь хезмәтләре һәм түземлелеге өчен "рәхмәт" дибез, - диде Светлана Захарова.

28 апрельдә Бюджет, салымнар һәм финанс комитеты рәисе урынбасары Камил Нугаев Балтач район Советы утырышында катнашты. Парламентарийлар 2020 елда һәм быелның беренче кварталында бюджет үтәлеше мәсьәләләре буенча фикер алыштылар, шулай ук 2021 елга муниципалитетның төп финанс канунына үзгәрешләр керттеләр. Утырыш ахырында Камил Нугаев җирле үзидарә органнарында күпьеллык намуслы һәм нәтиҗәле хезмәтләре өчен район активистларына Рәхмәт хатлары тапшырды.

27 апрельдә депутат Николай Атласов Түбән Кама һәм Чаллы шәһәрләрендә гражданнарны кабул итте. Шәһәр халкы иҗтимагый киңлекләрне төзекләндерү, юл инфраструктурасы куркынычсызлыгы, яшүсмерләр клубы оешмасы, трамвайга йөрү билетлары белән тәэмин итү, яңа трамвай юллары төзелешен финанслау мәсьәләләре белән мөрәҗәгать итте. Бу көнне килгән мөрәҗәгатьләр эшкә алынды.

27 апрельдә Түбән Камада Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов эш сәфәре барышында милли мәдәниятне үстерү мәсьәләләре каралды. Визит Габдулла Тукай һәйкәле итәгенә чәчәкләр салудан башланды. Аннары ТР Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре буенча комиссия әгъзалары Үзәк китапханәдә булды. Марат Әхмәтов Түбән Камада туып үскән  Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреатлары турында мәгълүмат урнаштырылган Мактау тактасын ачу тантанасында катнашты. «Бу бик мөһим һәм кирәкле эш - кешеләр үзләренең милли эшлеклеләрен белергә тиеш», - дип билгеләп үтте Дәүләт Советы Рәисе урынбасары. «2 нче гимназия»нең  тарихи музеенда сүз милли мәгариф турында барды. «Без чынбарлыктан аерылырга тиеш түгел, - дип басым ясады Марат Әхмәтов, мәгариф системасы турында сөйләгәндә, - туган телгә өйрәтү гаиләдән, аннары балалар бакчасында һәм башлангыч мәктәптә башланырга тиеш. Мондый комплекслы эш безгә туган телне үстерергә ярдәм итәчәк.  Өлкән сыйныфларда, әлбәттә, предметлар рус телендә өйрәнелергә мөмкин, әмма база булдырылырга тиеш ".

27 апрель көнне Түбән Камада Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына, Түбән Каманың 55 еллыгына һәм “Җидегән чишмә” әдәби-музыкаль берләшмәсенең 40 еллыгына багышланган “Шушы яктан, шушы җирдән без” дигән кичә үткәрелде. Әлеге истәлекле вакыйгалар белән Түбән Камалыларны Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов һәм Дәүләт Советы депутаты Камил Нугаев котлады. Муса Җәлил республика премиясе лауреаты - легендар “Җидегән чишмә” әдәби-музыкаль берләшмәсе менә инде күп еллар дәвамында, Түбән Каманың әдәби һәм мәдәни тормышында аерым яңгыраш биреп, милли сәнгатькә тугры хезмәт итә. «Җидегән чишмә» - Түбән Каманың бетмәс-төкәнмәс байлыгы, - дип билгеләп үтте Марат Әхмәтов. - проект халыкның рухи байлыгын арттыру, үсеш, телне саклау һәм баету чарасы булып тора».

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International