Фәрит Мөхәммәтшин сугыш ветераннарын якынлашып килүче Җиңү көне белән котлады

2021 елның 7 мае, җомга, 11:49

Бүген “Бердәм Россия” партиясенең Татарстан бүлеге Секретаре, Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин видеорежимда республикада яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераннарын Бөек Җиңүнең 76 еллыгы белән котлады.

"Күп елллар дәвамында мин хөрмәтле ветераннарыбызны якынлашып килүче Бөек Җиңү көне белән котлап киләм, - диде Фәрит Мөхәммәтшин,  Казанда яшәүче Әминә Әхмәдиева белән Әлмәттә гомер итүче Людмила Березованы тәбрикләп. - Сезнең сугыш елларында һәм сугыштан соңгы елларда республикабыз һәм илебез үсешенә керткән өлешегез бәяләп бетергесез зур. Сез күрсәткән  батырлыклар безнең хәтерләрдә мәңге сакланыр!".

Сугыш башлангач, Әминә Әхмәдиева Курск дугасына зенит взводына эләгә. Ике тапкыр яралана, 1944 елда өенә кайта. Озак вакытлар, пенсиягә чыкканчы, Юдина тегү фабрикасында тегүче булып эшләгән.

Ветеран дүрт инфаркт һәм ике инсульт кичергән, шуңа да карамастан, ул рух күтәренкелеген саклый, үзендә яшәргә һәм алга таба барырга көч таба. Әминә Әхмәдиева биш бала тәрбияләгән, ул 16 оныкның әбисе, аның тураннары  да 33 булган инде. II дәрәҗә Ватан сугышы ордены, «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәт өчен» һәм Жуков медальләре белән бүләкләнгән,.

1941 елның 22 августында фронтка массакүләм чакыру башлана: Людмила Даниловна Березованы Ерак Көнчыгыш чигенә мобилизациялиләр. 1958 елның ноябрендә Березовлар гаиләсе Әлмәткә күченә. Людмила Даниловнаның ике баласы, өч оныгы,  биш тураны  бар. Ул икенче дәрәҗә Ватан сугышы ордены, "Японияне җиңгән өчен" медале, Жуков медале, юбилей медальләре белән бүләкләнгән.

Фәрит Мөхәммәтшин ветераннарга нык сәламәтлек һәм озын гомер теләде. Ул фронтта сугышкан һәм тылда хезмәт куйган татарстанлыларның Җиңүне якынайту өчен мөмкин булганның барысын да эшләүләренә басым ясады.

“Мин сезне чын күңелдән якынлашып килүче Җиңү көне белән котлыйм һәм сезгә озын гомер,  балалар һәм оныклар игелеген тоеп яшәвегезне телим”, - диде “Бердәм Россия” партиясенең Татарстан бүлекчәсе Секретаре.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International