Дәүләт Советы депутатлары һәм аппараты хезмәткәрләре өмәгә чыкты

2021 елның 8 мае, шимбә, 19:04

Бүген Урта Кабан күле буенда, Спортның ишкәк ишү төрләре үзәге янында, “Хәтер бакчасы” халыкара акциясе кысаларында өмә узды, анда ТР Дәүләт Советы депутатлары, Дәүләт Советы һәм Министрлар Кабинеты аппаратлары хезмәткәрләре, шулай ук министрлыклар һәм ведомстволар хезмәткәрләре катнашты. Алар 400гә якын ылыслы һәм яфраклы агачлар үсентесе утырттылар.

Ял көнебулуга карамастан, Дәүләт Советы депутатлары һәм аппараты хезмәткәрләре урман утырту өмәсенә чыктылар.Бу нисбәттән “Хәтер бакчасы” халыкара акциясенә кушылырга сорап парламент җитәкчелегенә ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы мөрәҗәгать иткән иде.

Акция илнең төп байлыкларының берсенә - урманга сакчыл караш тәрбияләү, урман ресурсларын саклау, торгызу һәм арттыру проблемаларына җәмгыятьнең игътибарын җәлеп итү белән оештырылды.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International