Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Президиумы кайгы уртаклаша

2021 елның 11 мае, сишәмбе, 17:33

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Президиумы 2021 елның 11 маенда Казан шәһәренең 175 нче гимназиясендә булган фаҗигале вакыйгалар нәтиҗәсендә һәлак булганнарның гаиләләренең тирән кайгыларын уртаклаша. Бу хәл барыбызны да тетрәндерде. Сезнең белән бергә кайгырабыз, һәлак булучыларның һәм зыян күрүчеләрнең гаиләләренә, педагогик коллективка һәм гимназия укучыларына ярдәм итәрбез.

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы кабат мондый фаҗигаләрне булдырмас өчен барлык чараларны күрәчәк.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International