Иркутск өлкәсе Закон чыгару Җыены аппараты хезмәткәрләре Татарстан тәҗрибәсен өйрәнә

2021 елның 14 мае, җомга, 13:00

Бүген Иркутск өлкәсе Закон чыгару Җыены аппараты хезмәткәрләре  Татарстан Дәүләт Советында  булдылар. Кунаклар парламент үзәген һәм парламентаризм музеен карадылар, Дәүләт Советы Секретаре Лилия Маврина һәм Дәүләт Советы аппаратының структур бүлекчәләре җитәкчеләре белән очраштылар, берничә мәсьәлә буенча тәҗрибә алмаштылар.

Дәүләт Советы Секретаре Лилия Маврина белән очрашуда Иркутск коллегалары бюджет сәясәте мәсьәләләре, субъектның төп финанс законын формалаштыру һәм алга таба төзәтү, парламент тыңлаулары үткәрү процессы белән кызыксындылар.

Татарстан муниципалитетларында бюджет проектын әзерләгәндә зона киңәшмәләрен үткәрү практикасы да Иркутск өлкәсе Закон чыгару Җыены  аппараты хезмәткәрләрендә зур кызыксыну уятты.  Иркутск коллегаларын кызыксындырган барлык сорауларга Татарстан Дәүләт Советы Аппаратының структур бүлекчәләре җитәкчеләре тулы җаваплар бирде.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International