Дәүләт Советы депутатлары зыян күрүчеләр өчен Кызыл Хачка акча күчерделәр

2021 елның 14 мае, җомга, 13:11

"Россия Кызыл Хачы" иҗтимагый оешмасы Саклык банкы белән берлектә Казандагы 175 нче мәктәпкә һөҗүм вакытында зыян күрүчеләр өчен акча җыя башлаган.

Бүген Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин һәм парламентта даими нигездә эшләүче депутатлар үзләренең бер көнлек хезмәт хакын әлеге фондка күчерделәр.

Зыян күрүчеләргә теләгән һәркем финанс ярдәме күрсәтә ала. Моны "Саклык банкы.Онлайн" кушымтасы, банкоматлар, терминаллар һәм банк офислары, шулай ук Россия Кызыл Хачы сайтында эшләргә мөмкин.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International