Татарстан һәм Башкортстан парламентарийлары туган телләрне саклау һәм үстерү өчен көчләрне берләштерә

2021 елның 18 мае, сишәмбе, 17:02

Бүген Актаныш районында Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитетының һәм Башкортостан Республикасы Дәүләт Җыелышы - Корылтаеның Мәгариф, мәдәният, яшьләр сәясәте һәм спорт буенча комитетының берләштерелгән күчмә утырышы узды. Анда парламентарийлар туган телләрне саклау һәм үстерү мәсьәләләре, шулай ук мәдәниятләр диалогын үстерүдә аларның роле турында фикер алыштылар. Утырыш эшендә Татарстан һәм Башкортстан парламентлары башлыклары Фәрит Мөхәммәтшин һәм Константин Толкачев катнашты.

Фәрит Мөхәммәтшин утырышта катнашучыларны сәламләп, Актаныш районында - Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиевнең кече ватанында татар телен саклау һәм үстерү өчен күп эшләр эшләнүен билгеләп үтте. «Татарстан үзенең тәрбия миссиясен иң яхшы традицияләрне һәм гореф-гадәтләрне тапшыру, төрле елларда республика үсешенә зур өлеш керткән күренекле кешеләр турында истәлекләрне саклап калу юллары аша башкара», - дип басым ясады ул.

Татарстан белән Башкортстанны тугандаш дуслык, иҗтимагый-сәяси үсешнең бердәм контексты, тыгыз сәүдә-икътисадый партнерлыгы берләштерә. Фәрит Мөхәммәтшин искә төшергәнчә, ике республика парламентлары арасында хезмәттәшлек турында килешүгә беренче тапкыр 1997 елда имза салынган иде. Ике парламент хезмәттәшлегенең күптәнге традицияләре барлыкка килде, шул исәптән профиль комитетлары дәрәҗәсендә.

Фәрит Мөхәммәтшин ассызыклаганча, Татарстан белән Башкортстанның "уртак нокталары аз түгел". Туган тел мәсьәләсе 190 милләт вәкиле яшәгән күпмилләтле илебез өчен аеруча актуаль, дип билгеләп үтте ул. Милләтара һәм динара татулыкны саклау мәсьәләләренә аерым әһәмият биреп, 2021 ел Татарстанда Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы дип игълан ителүен әйтте. Бу нисбәттән республикада оештыру комитеты төзелде, киң чаралар планы кабул ителде.

 «Дәүләт хакимиятенең барлык дәрәҗәләренең бурычы - күпмилләтле илебездә дәүләтне үстерүнең нигезе буларак тынычлыкны һәм татулыкны саклап калу, - дип билгеләп үтте Татарстан парламенты башлыгы. - Башка төбәкләрнең, шул исәптән Башкортстанның да тәҗрибәсен өйрәнеп, без эчке резервларны ачыкларга омтылабыз.  Бүгенге очрашу безнең коллегаларыбызның да бу мәсьәләләргә карата инициативалы һәм битараф түгеллеген күрсәтә. Илнең барлык милли республикаларында да тел проблемаларының мөһимлеген аңлау бар».

«Мондый очрашулар яңа мөмкинлекләр ача һәм Россия Федерациясе субъектлары хакимиятенең закон чыгару органнары тарафыннан алдынгы инициативалар барлыкка килүгә ярдәм итә», - дип ассызыклады Фәрит Мөхәммәтшин.

Дәүләт милли сәясәте кысаларында Татарстанда күп нәрсә эшләнә: норматив-хокукый база формалаштырылган, телләрне өйрәнүгә һәм үстерүгә, милли тиңдәшлекне саклап калуга, мәдәниятне үстерүгә һәм халык иҗатына ярдәм итүгә юнәлдерелгән максатчан дәүләт программалары нәтиҗәле эшләп килә.

Фәрит Мөхәммәтшин республикада рус һәм татар мәктәпләре, этномәдәни компонент - чуваш, удмурт, мари, мордва мәктәпләре, ивритне өйрәнү мәктәбе эшләве турында сөйләде. 2019 елдан Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиев патронаты астында "Адымнар" полилингваль гомуми белем бирү комплексларының уникаль проекты гамәлгә ашырыла.

Татар телен өйрәтүгә электрон укыту системасын кертү буенча зур эш алып барыла. 2013 елдан башлап республика халкы «Ана теле» онлайн-мәктәбендә түләүсез белем ала. Бүген анда 28 мең кулланучы теркәлгән, шуларның меңнән артыгы - чит илләрдән.

Утырышта Татарстан халыклары ассамблеясе һәм Республика дуслыгы йортының эш тәҗрибәсе тәкъдим ителде.

БР Дәүләт Җыелышы - Корылтае Рәисе Константин Толкачев билгеләп үткәнчә, Башкортостанда Татарстанның тел сәясәтен тормышка ашырудагы казанышлары турында шактый мәгълүмат бар.

"Безнең өчен сезнең тәҗрибәгез бик мөһим һәм кыйммәтле. Безнең дә билгеле бер эшләнмәләребез һәм нәтиҗәләребез бар. Әмма тормыш бер урында гына тормый, яңа алымнар кирәк. Туган телләрне укытуның тупланган тәҗрибәсе гомуми байлыкка әйләнүе мөһим, - дип билгеләде ул. - Бүген без көчле импульс алдык. Яңгыраган тәкъдимнәрне җентекләп өйрәнеп, аларның иң яхшыларын без Башкортстан Дәүләт Җыелышы һәм һәр уку йорты эшендә кулланачакбыз».

Утырыш барышында Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры урынбасары Минзәлия Закирова, Башкортостан Республикасы мәгариф һәм фән министры урынбасары Әлфия Галиева, Татарстан Республикасы мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин, Башкортостан Республикасы мәдәният министры урынбасары Ранис Алтынбаев чыгыш ясадылар, алар тел сәясәтен гамәлгә ашыруда алдынгы тәҗрибә белән уртаклаштылар, шулай ук федераль дәрәҗәдә хәл ителергә тиешле проблемалы мәсьәләләргә игътибарны юнәлттеләр.

Очрашу нәтиҗәләре буенча Татарстан һәм Башкортстан парламентарийлары резолюция кабул итте, анда билгеләп үтелгәнчә, милли телләр мәсьәләләре Татарстан Республикасы һәм Башкортстан Республикасы өчен уртак, аларны көчләрне берләштергәндә һәм гамәлләрне координацияләгәндә генә хәл итәргә мөмкин. Россия халыкларының уникаль мәдәни күптөрлелеге һәм рухи бергәлеге өлеше буларак телләр күптөрлелеген һәм үзенчәлекле традицияләрне саклау һәм үстерү тәҗрибәсе белән уртаклашу системасын уйларга кирәк, диелә документта.

Фәрит Мөхәммәтшин әйтүенчә, бу документ РФ Федерация Советына, РФ Дәүләт Думасына һәм Россия Закон чыгаручылар советына җибәреләчәк.

Утырыш башланганчы, парламентарийлар Казанның 175 нче гимназиясендә һәлак булганнарны бер минутлык тынлык белән искә алдылар, шулай ук мондый коточкыч җинаятьләрне булдырмас өчен законнар чыгару инициативаларын булдыру кирәклеге турында фикер алыштылар. Башкортстан парламентарийлары бу мәсьәләләрдә Татарстан парламенты инициативаларына ярдәм итәргә әзер булуларын белдерде.

Эш сәфәре барышында депутатлар Татарстан Республикасының беренче Президенты Минтимер Шәймиевнең кече ватанындагы комплекста булдылар, аңа Шәрип Шәймиев исемендәге музей һәм «Бабайда кунакта» скверы керә, Әлфия Авзалова исемендәге район мәдәният йортында булдылар, шулай ук сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат эшчәнлеге белән таныштылар.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International