Дәүләт Советында су объектларында кешеләрнең куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча законнарны гамәлгә ашыру турында сөйләделәр

2021 елның 19 мае, чәршәмбе, 16:21

Бүген Дәүләт Советында «Татарстан Республикасында су объектларында кешеләрнең куркынычсызлыгын тәэмин итү турындагы законнарны гамәлгә ашыру турында» матбугат конференциясе узды. Республика массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре сорауларына Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты рәисе урынбасары Александр Чубаров, Татарстан Республикасы гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министры урынбасары Николай Суржко һәм Россия Гражданнар оборонасы эшләре, гадәттән тыш хәлләр һәм бәла-каза нәтиҗәләрен бетерү министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе җитәкчесе урынбасары Юрий Венедиктов җавап бирде.

Утырышны ачып, Александр Чубаров су объектларында кешеләрнең иминлеген саклау дәүләт өчен мөһим бурыч булып торуын, сүз халыкның гомерен һәм сәламәтлеген саклау турында баруын әйтте. Парламентарий бу мәсьәләләрне хәл итү барлык оешмалар һәм гражданнар тарафыннан гамәлдәге норматив базаларны, шул исәптән РФ һәм ТР Административ хокук бозулар турында кодексларын үтәмичә мөмкин булмавын әйтте.

Су объектларында кешеләрнең куркынычсызлыгын тәэмин итү эшчәнлегенең хокукый аспектларына ТР гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министры урынбасары Николай Суржко тукталды.

2010 елда республиканың су объектларында 231 кеше һәлак булса, 2020 ел нәтиҗәләре буенча бу күрсәткеч шактый кимегән һәм 94 кеше тәшкил иткән. Моңа кешеләр үлеменең һәм суда булган хәлләрнең сәбәпләрен җентекләп анализлаганнан соң кабул ителгән системалы чаралар нәтиҗәсендә ирешеленгән.

Статистика күрсәткәнчә, 91 процент очракта су стихиясе корбаннары ир-атлар була; батып үлүчеләрнең 75 проценты - актив хезмәткә сәләтле яшьтәге кешеләр (17 дән 59 яшькә кадәр); исерек хәлдә 17 процент очрак теркәлгән; суда кешеләр үлеменең барлык очракларының 47 проценты ял һәм бәйрәм көннәренә туры килә.

"Батып үлүләрнең иң төп сәбәбе (66 процент) - тыелган урыннарда коену, шул исәптән исерек хәлдә. Суда балалар үлеменең барлык очраклары өлкәннәр тарафыннан контроль булмау белән бәйле", - дип басым ясады Николай Суржко һәм суда батып үлү куркынычы булган төркемнәр белән максатчан эшләүнең мөһимлеге турында әйтте.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе территориаль орган җитәкчесе урынбасары (Татарстан Республикасының аз үлчәмле суднолар буенча баш дәүләт инспекторы) Юрий Венедиктов хәбәр иткәнчә, 1 июньдә республикада су коену сезоны башлана, бүгенге көндә барлык муниципаль берәмлекләрдә дә актив әзерләнәләр. Сүз, барыннан да элек, пляжлар әзерләү турында бара.

Республикада барлыгы 37 пляж бар. Республика программалары кысаларында су объектлары янында халык күпләп ял итә торган урыннарда коткару постлары булган пляжлар санын арттыру буенча эш алып барыла.  Су объектларына якын булган, халык күпләп ял итә торган 20 урын, шул исәптән 8 пляж төзекләндерелгән. Быел әлеге эш республиканың 21 муниципаль берәмлегендә дәвам итә.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International