Электрон сәүдә мәйданчыклары фермерларга авыл хуҗалыгы продукциясен сату мәсьәләләрен нәтиҗәле хәл итәргә мөмкинлек бирә, дип саный Фәрит Мөхәммәтшин.

2021 елның 21 мае, җомга, 14:33

Бүген ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Бөгелмә районында булды, анда авыл халкының эшлекле активлыгын арттыру мәсьәләләре буенча зона семинар-киңәшмәсен үткәрде. Утырыш эшендә Дәүләт Советы депутатлары, министрлыклар һәм ведомстволар вәкилләре, республиканың 14 районыннан җитәкчеләр, фермерлар  катнашты.

Утырышны ачып, Фәрит Мөхәммәтшин авыл хуҗалыгы тармагының сәнәгый җитештерү индексының уңай динамикасының драйверы булуын билгеләп үтте. Узган ел 263,4 млрд. сумлык продукция җитештерелгән (2019 ел дәрәҗәсенә карата 104%). Республикада 5 меңнән артык авыл хуҗалыгы оешмасы эшли, шул исәптән 4 меңнән артык фермер хуҗалыгы, шулай ук 468 меңнән артык шәхси ярдәмче хуҗалык. 2020 елда шәхси ярдәмче хуҗалыкларга ярдәм рәвешендә  477 млн. сумга якын акча җибәрелгән.

«Авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренең, хуҗалык итүнең кече формаларының уңышлы эшчәнлеге дәүләт ярдәменә генә түгел, аларга профильле министрлыклар һәм ведомстволарның игътибарына да, банк структураларына һәм иминият компанияләренә ярдәм итүгә дә бәйле», - дип басым ясады Фәрит Мөхәммәтшин.

Дәүләт Советы Рәисе билгеләп үткәнчә, шәхси хуҗалыкларга дәүләт ярдәме күләме «Кече һәм урта эшкуарлык» илкүләм проекты аша гамәлгә ашырыла. Узган ел «Агростартап» программасы кысаларында 155 хуҗалык 899,2 млн. сумлык грантлар алган.

Авыл кешеләренең тормыш шартларын яхшырту буенча җитди эш алып барыла: инфраструктура яңартыла, җитештерү объектлары төзелә һәм ремонтлана, территорияләр төзекләндерелә, шул исәптән үзара салым институты аша да. Моңа, дип басым ясады парламент җитәкчесе, узган елдан башлап старт алган «Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» федераль программасы зур этәргеч бирде.

Татарстан - ипотека кредитлары бирү буенча лидерларның берсе. Бер елда 2 меңнән артык гаилә торак шартларын яхшырткан, шуларның 1600е - 3%лык ставкалы «авыл ипотекасы» программасы буенча.

Быелдан башлап республикада яңа программа - «Агропрогресс» гранты старт ала. Аның кысаларында проект бәясенең 70%ы инвестиция кредиты чаралары белән тәэмин ителәчәк.

Парламент башлыгы билгеләп үткәнчә, республика җитәкчелеге хәл ителмәгән мәсьәләләр барлыгын белә. Сәүдә челтәрләрен сату, җир, иминият, субсидияләү, техниканы яңарту белән бәйле проблемалар бар. Бу мәсьәләләр республика һәм федераль структуралар катнашында чиратлап  хәл ителә.

«Товар сату мәсьәләләре электрон сәүдә мәйданчыклары беркадәр яба. Цифрлаштыру шартларында әлеге юнәлеш аеруча актуальләшә. Бу мәгълүматны алу мөмкинлеген дә арттыра. Әлеге электрон мәйданчыкларда эшләргә өйрәнергә кирәк», - дип билгеләп үтте Дәүләт Советы Рәисе.

Бөгелмә районы башлыгы Линар Закиров үзенең чыгышында җитештерелгән авыл хуҗалыгы продукциясенең 31%ы КФХлар өлешенә туры килүен әйтте. Шәһәр һәм район халкын сөт һәм ит белән 3 эре авыл хуҗалыгы оешмасы һәм 32 крестьян-фермер хуҗалыгы тәэмин итә.

2020 елда район фермерлары тарафыннан 31609 тонна ашлык, 3200 тонна шикәр чөгендере, 6300 тонна бәрәңге һәм яшелчә җитештерелгән, 414 тоннадан артык терлек һәм кош ите үстерелгән. Сөтнең тулаем күләме 2882 тонна тәшкил итте. 2020 елда 312 млн. сумлык авыл хуҗалыгы продукциясе сатылган.

«Бүген Бөгелмә икътисадының авыл хуҗалыгы секторында хәл яңа сулыш алды. Нәтиҗәләр шактый яхшырыр дип ышанабыз, - диде Фәрит Мөхәммәтшин һәм район потенциалы эре инвесторлар арасында зур кызыксыну уятуына игътибар юнәлтеп.

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров үз чыгышында кайбер районнарда сыерларның баш саны кимүенә игътибарны юнәлтте. Шәхси ярдәмче хуҗалыкларга ярдәм итү һәм савым сыерларын саклауга субсидияләр бирү буенча төрле программалар эшли торып мондый  югалтуларга юл куярга ярамый, дип басым ясады ул.

«Сыерларны саклап калу гына түгел, ә авыл халкының эшлекле активлыгы да мөһим, аның турында 100 шәхси ярдәмче хуҗалыкта сыерлар саны буенча фикер йөртергә мөмкин. Бүгенге көндә Актаныш районында һәр икенче гаилә сыер тота, ә Алабугада нибары 385 сыер калган. Шәхси ярдәмче хуҗалыкларга ярдәм итү программаларында Алабуга районы актив түгел һәм 6 ел эшләү дәверендә мини-ферма программасы төзелмәгән бердәнбер район булып тора», - диде министр.

Дәүләт Советы Рәисе рейтингның кызыл зонасына эләккән районнарга савым сыерларын торгызу һәм арттыру программасын эшләргә кушты. Эш нәтиҗәләре турында Татарстан Президентына хәбәр ителәчәк, дип ышандырды Фәрит Мөхәммәтшин.

Утырыш башланганчы тематик «түгәрәк өстәлләр» узды, аларда кече хуҗалыкларны үстерүгә кагылышлы актуаль мәсьәләләр каралды. Утырышта бу фикер алышуларның нәтиҗәләре турында хәбәр иттеләр.

Фәрит Мөхәммәтшин ТР Икътисад министрлыгы җитәкчелегенең игътибарын шәхси ярдәмче хуҗалыкларга ярдәм итү чаралары турында мәгълүматны киңрәк тарату зарурлыгына юнәлтте.

Парламент башлыгы сүзләренә караганда, зона киңәшмәләре йомгаклары буенча фермерларга һәм шәхси ярдәмче хуҗалыкларга ярдәм итү, район һәм авыл җирлекләре башлыкларын әлеге процессларга кертү буенча конкрет чаралар эшләнергә тиеш. Конструктив идеяләр һәм тәкъдимнәр йомгаклау документына кертеләчәк һәм әлеге юнәлеш буенча эшчәнлек нигезенә салыначак.

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International