Фәрит Мөхәммәтшин адресына котлау телеграммалары килә

2021 елның 22 мае, шимбә, 11:48

Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин туган көне уңаеннан котлау телеграммалары ала.

"Хөрмәтле Фәрит Хәйрулла улы! Сезне туган көнегез белән котлыйм. Татарстан Республикасының динамик социаль-икътисадый үсеше - үз эшләренә чын күңелдән бирелгән профессионалларның, актив һәм битараф булмаган кешеләрнең уртак тырышлыгы ул. Сез, тәҗрибәле дәүләт эшлеклесе, республикабызда һәм аннан читтә дә танылган абруйлы җитәкче буларак, мондый ватанпәрвәрләр рәтендә иң  күренекле урында торасыз", - диелә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов телеграммасында.

РФ Федераль Җыелышының Федерация Советы рәисе Валентина Матвиенко билгеләп үткәнчә, республика иминлеге хакына нәтиҗәле эш дәвамында Фәрит Мөхәммәтшин Татарстан халкының һәм депутатлар корпусы буенча хезмәттәшләренең лаеклы ихтирамын казанды. "Сезне югары һөнәри осталыгыгыз, көчегезне тулысынча биреп эшли белүегез, Россия Федерациясе субъектының социаль-икътисадый үсешен законнар белән тәэмин итүдә мөһим мәсьәләләрне хәл итүдә конструктивлыгыгыз һәм эзлеклелегегез өчен бәялиләр", - диелә В.Матвиенко телеграммасында.

"Бердәм Россия" партиясенең Югары советы рәисе Борис Грызлов Фәрит Мөхәммәтшинга ныклы сәламәтлек, барлык эш-ниятләре тормышка ашуын тели.

"Татарстан Дәүләт Советы Рәисенең җаваплы вазыйфасында сез республиканың нәтиҗәле үсеше шартларын булдыру өчен күп көч куясыз. Россиянең чәчәк атучы төбәкләренең берсенең киләчәге, гражданнарның социаль иминлеге күп очракта сезнең эшегезгә бәйле. Бүген бик катлаулы шартларда стратегик бурычларны гамәлгә ашыру игълан ителгән гамәлләр программасын үтәүдә мөһим шарт булып тора", - диелә Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаровның телеграммасында.

Котлау телеграммалары Россия Федерациясе субъектларының закон чыгару (вәкиллекле) органнары җитәкчеләреннән, регион башлыкларыннан һәм Татарстан Республикасында яшәүчеләрдән килә.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International