СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
23
июнь, 2024 ел
Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Казан Сабантуйлары мәйданчыкларының берсендә – «Аккош күле»ндә булды.
22
июнь, 2024 ел
Бүген Казанда Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм университеты базасында БРИКС илләренең спорт министрлары очрашуы узды. Бразилия, Һиндстан, Иран, Кытай, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Эфиопия, Көньяк Африка Республикасы, Венесуэла, Джибути Республикасы, Корея Халык-Демократик Республикасы, Куба, Никарагуа, БДБ дәүләтләренең спорт ведомстволары җитәкчеләре катнашкан очрашуда спорт хезмәттәшлеген алга таба үстерү перспективалары, шулай ук БРИКС киңлегендә уртак проектлар эшләтеп җибәрү турында фикер алыштылар. Очрашуда катнашучыларны Татарстан Республикасы Рәисе, парламент һәм республика Хөкүмәте исеменнән Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин сәламләде.
21
июнь, 2024 ел
Дәүләт Советы депутатларының округларда актив эше дәвам итә. Бу атнада парламент депутатлары медикларны һөнәри бәйрәмнәре – медицина хезмәткәре көне белән котладылар, чыгарылыш укучыларына аттестатлар тапшырдылар, шулай ук 22 июньдә билгеләп үтелә торган Хәтер һәм кайгы көне уңаеннан үткәрелгән истәлекле чараларда катнаштылар.
21
июнь, 2024 ел
Бүген Чабаксар шәһәренең Я.Г. Ухсай исемендәге мәдәният сараенда Чуваш Республикасы Дәүләт Советының 30 еллыгына багышланган тантаналы җыелыш узды. Нәкъ менә шушы көнне 1994 елда беренче чакырылыш Чувашия парламентының беренче сессиясе уздырыла, ул күрше республиканың заманча социаль-икътисади шартлардагы үсешенең хокукый нигезен формалаштырауга нигез сала. Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин әлеге мөһим вакыйга белән Татарстан Республикасы парламенты һәм Хөкүмәте исеменнән котлады.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ