Фәрит Мөхәммәтшин шәхси хуҗалыкларны дәүләт ярдәме чараларыннан активрак файдаланырга чакырды

2021 елның 26 мае, чәршәмбе, 14:49

Бүген Нурлат районында авыл халкының эш активлыгын арттыру мәсьәләләре буенча зона семинар-киңәшмәсе узды, анда республиканың 10 районыннан район һәм авыл җирлекләре башлыклары, шәхси ярдәмче хуҗалыклар, гаилә фермалары һәм авыл хуҗалыгы кооперативлары җитәкчеләре катнашты. Семинарны Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин уздырды.

Фермерлар белән бу рәвешле очрашулар Кама Тамагы, Саба һәм Бөгелмә районнарында узган иде.  Бу чарада актуаль мәсьәләләр күтәрелә, аннары аларны дәүләт программалары аша хәл итә. Нурлатта җыелу  – йомгаклау очрашуы булды.

Республикада 4 меңнән артык фермер хуҗалыгы һәм 468 мең шәхси ярдәмче хуҗалык бар. Узган ел шәхси хуҗалыкларга ярдәм итү өчен республика бюджетыннан 477 млн. сум акча җибәрелгән. 300 гә якын авыл хуҗалыгы кооперативы төзелгән. Ел саен республикада авыл хуҗалыгы продукциясенең яртысыннан артыгы шәхси хуҗалыклар һәм фермерлар тарафыннан җитештерелә.

"Без бергәләп республика законнарын камилләштерү, кече агробизнеска ярдәм итү буенча өстәмә чаралар булдыру, авыл халкының социаль һәм эш активлыгын стимуллаштыру буенча конкрет тәкъдимнәр эшлибез", - дип басым ясады Фәрит Мөхәммәтшин, утырышны ачып.

Парламент башлыгы билгеләп үткәнчә, республикада агросәнәгать комплексын үстерү буенча зур эш алып барыла. Узган ел 263,4 млрд. сумлык продукция җитештерелгән. "Дәүләт ягыннан җитди ярдәм чаралары гамәлдә, димәк, нәтиҗә дә бар, - диде Фрид Мөхәммәтшин, - авыл хуҗалыгы җитештерүе күләме буенча республика ил төбәкләре арасында ышанычлы рәвештә 4 урынны һәм Идел буе федераль округында беренче урынны алып тора. Без үзебезне авыл хуҗалыгы продукциясенең төп төрләре белән тулысынча тәэмин итәбез».

Фермерлыкка дәүләт ярдәменә килгәндә, ТР Дәүләт Советы Рәисе әйтүенчә, механизмнар арта гына бара. Быелның апрелендә, бизнеска йөз белән борылып, депутатлар авыл сәнәгать парклары резидентлары өчен салымнарны (табышка, мөлкәткә һәм транспорт салымнарын) законнар белән киметтеләр; салым салуның патент системасы (шул исәптән авыл кибетләренә кагылышлы) буенча кайбер мәсьәләләрне җайга салдылар.

Фәрит Мөхәммәтшин шәхси хуҗалыклар җитәкчеләренә дәүләт ярдәме чараларыннан активрак файдалану, грант программаларында актив катнашу тәкъдиме белән мөрәҗәгать итте. Парламент җитәкчесе шулай ук республика Икътисад министрлыгына авыл халкына шәхси ярдәмче хуҗалыкларга ярдәм итү чаралары турында мәгълүмат бирү эшен киң җәелдерергә кушты. 

«Шикәргә һәм үсемлек маена бәяләрне көйләү мәсьәләләре, азык-төлек продуктларының гомуми бәяләрнең артуын без беләбез, - дип дәвам итте Дәүләт Советы Рәисе. - Бәяләр артуга каршы көрәш чарасы буларак, республика шәһәрләрендә һәм районнарында авыл хуҗалыгы ярминкәләре үткәрелә. Электрон мәйданчыклар сатып-алуны өлешчә хәл итә. Традиция буенча, Татнефть һәм Таиф белән хезмәттәшлектә чәчү кампанияләре өчен дизель ягулыгы дотацияләнә».

Фәрит Мөхәммәтшин чәчүлекләрне иминләштерү мәсьәләләренә аерым тукталды. Көзге культураларның иминләштерелгән мәйданнары күләме - 88 мең га, ягъни уҗымнарның 16% ын тәшкил итә. Парламент җитәкчесе авыл җирлекләре башлыкларын әлеге механизмнан активрак файдаланырга чакырды.

Нурлатта шәхси ярдәмче хуҗалыкларны үстерү турында район башлыгы Алмаз Әхмәтшин сөйләде. Районда 72 КФХ эшли. Узган елда гына да 12 яңа КФХ, 92 шәхси хуҗалык оештырылган. Җирле фермерлар грант программалары буенча актив эшлиләр.

Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ришат Хәбипов кайбер районнарда терлекләрнең баш саны кимүгә игътибарны юнәлтте. «26 районда сыерларның баш саны арта, әмма югалтулар да бар, - дип билгеләп үтте Ришат Хәбипов, - шәхси ярдәмче хуҗалыкларга ярдәм итү һәм савым сыерларын саклап калу өчен субсидияләр бирү программалары тормышка ашырылган чорда мондый югалтуларга юл куярга ярамый».

Узган елларда җирлек башлыклары зональ киңәшмәләр барышында субсидия алу өчен җыела торган документларны унификацияләү мәсьәләсен күтәрделәр. Аның өчен бик күп белешмәләр һәм документлар таләп ителә. «Хәзер «боз кузгалды» дип әйтә алам, «Минем субсидияләр» мәгълүмат системасы эшли башлады, - дип ассызыклады авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары, - хәзер шәхси ярдәмче хуҗалыкларның башлыгы шәхси кабинет аша документларны электрон рәвештә бирә ала. Система таләп ителә торган белешмәләрне ведомствоара электрон хезмәттәшлек системасы аша 5-7 көн эчендә формалаштырачак».

Система әлегә тест режимында эшли. Шәхси ярдәмче хуҗалыклар буенча барлык субсидияләрне электрон рәвешкә күчерү быел ук планлаштырыла. Киләсе елда АПКга бөтен дәүләт ярдәме әлеге система аша гамәлгә ашырылачак, субсидияләр бирү процессын мөмкин кадәр уңайлы һәм үтә күренмәле итеп башкарылачак.

Фермерларга субсидияләр бирүгә килгәндә, Ришат Хәбипов Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов тарафыннан савым сыерларын тотуга быел да акча бүлеп бирү турында карар кабул ителүен әйтте. Гомуми сумма 350 млн. сум тәшкил итәчәк.

Мини-фермалар төзү программасына ихтыяҗ зур. 2015 елдан программада катнашучылар сыерларның баш санын 7 меңгә арттырдылар. Бу программада Чирмешән һәм Түбән Кама районнары фермерлары (17 мини-ферма төзелгән) һәм Әлки районы (14 мини-ферма) актив катнаша.

Министр урынбасары авыл кооперациясен үстерүгә аерым игътибар бирде. Республикада кооперативларга ярдәм программалары, грант программалары һәм илкүләм проект кысаларында субсидияләр гамәлдә. 23 авыл хуҗалыгы кооперативы әлеге субсидияләр хисабына үз әгъзаларына 29,2 млн. сумга ярдәм күрсәтә алды. Алдынгыларның берсе буларак, Ришат Хәбипов Нурлат районының “Восток” кооперативын билгеләде, ул ике ел эшләү дәверендә әгъзалар саны 21 дән 114 кә кадәр арткан һәм акчалата керемне 28 дән 64 млн. сумга кадәр үстергән.

Пленар утырыш алдыннан зона киңәшмәсендә катнашучылар «Цветуния» теплица хуҗалыгында, «Нурлат төбәге» агросәнәгать мәйданчыгында, Нурлат районының алдынгы шәхси ярдәмче хуҗалыкларында һәм крестьян-фермер хуҗалыкларында булдылар. Моннан тыш, түгәрәк өстәлләр дә узды, аларда авыл эшкуарлыгына дәүләт ярдәме һәм авыл хуҗалыгы кооперациясен үстерү мәсьәләләре турында фикер алыштылар.

Зона киңәшмәләре барышында күтәрелгән барлык сораулар беркетмәгә кертелде. Аларның кайберләре республика җитәкчелеге дәрәҗәсендә карауны таләп итә, чөнки өстәмә акчалар бүлеп бирү белән бәйле. «Иң актуаль һәм кичектергесез проблемалар, кирәк булса, дәүләт хакимияте органнары тарафыннан һәм канун дәрәҗәсендә каралачак, - дип ассызыклады Фәрит Мөхәммәтшин, - һичшиксез, барлык мәсьәләләр турында республика Президенты Рөстәм Миңнехановка хәбәр ителәчәк».

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International