КПРФ фракциясе төрле дәрәҗәдәге депутатларның хезмәттәшлеген активлаштырырга чакырды

2021 елның 27 мае, пәнҗешәмбе, 14:12

Бүген парламентта "КПРФ депутатларының Дәүләт Советында башка дәрәҗәләрдәге депутатлар белән үзара хезмәттәшлеге турында. Закон чыгару активлыгын арттыру" дигән темага семинар-киңәшмә узды. Аның эшендә РФ Дәүләт Думасы депутаты, КПРФ ҮК рәисенең беренче урынбасары Юрий Афонин катнашты.

Семинар-киңәшмәне ачып, Дәүләт Советында КПРФ фракциясе җитәкчесе Хафиз Миргалимов сентябрьдә булачак Дәүләт Думасына сайлаулар алдыннан КПРФ депутатларының һәм тарафдарларының үзара хезмәттәшлеге мөһимлеген билгеләп үтте. "Ил парламентында безнең партия вәкиллеген саклау һәм арттыру максатларында зур эшләр башкарырга кирәк, - диде ул. - Моның өчен без урыннардагы сайлаучылар белән тыгызрак эшләргә һәм Дәүләт Советы депутатларының җирле дәрәҗәдәге депутатлар белән үзара хезмәттәшлеген активлаштырырга тиеш".

Хафиз Миргалимов хәбәр иткәнчә, КПРФ фракциясе инициативасы белән кайбер муниципалитетларда мөһим социаль объектлар төзелгән яки ремонтланган, мохтаҗ гражданнарга матди ярдәм күрсәтелә.

КПРФ фракциясе әгъзасы Артем Прокофьев семинарда катнашучыларга депутат эшчәнлегенең төп юнәлешләре турында сөйләде һәм гражданнарның мөрәҗәгатьләрендәге төп проблемаларны билгеләде. Депутат фикеренчә, вәкиллекле органнарда азчылыкка карамастан, коммунистлар сайлаучыларның күп кенә наказларын нәтиҗәле хәл итә ала.

Дәүләт Думасының Табигый ресурслар, милек һәм җир мөнәсәбәтләре комитеты рәисенең беренче урынбасары Юрий Афонин үз чыгышында, коммунистлар көзге сайлауларда максималь күп депутат мандаты алсын өчен, партиянең барлык әгъзаларының һәм тарафдарларының көче кирәк, дип ассызыклады.

Семинарга Татарстан Республикасы Дәүләт Советы һәм шәһәр округлары һәм муниципаль районнарының җирле үзидарә органнары депутатлары чакырылган иде.

Семинар-киңәшмә тәмамлангач, анда катнашучылар Ирек мәйданында төзекләндерелгән Владимир Ульянов-Ленин һәйкәлен ачуга багышланган митингта катнаштылар. Тантаналы чарада Кытай Халык Республикасының Казандагы Генераль консулы У Инцинь, РФ Дәүләт Думасы депутаты, КПРФ Үзәк комитеты рәисенең беренче урынбасары Юрий Афонин, ТР Дәүләт Советында КПРФ фракциясе җитәкчесе Хафиз Миргалимов, Удмуртия һәм Самара өлкәсенең партия делегацияләре җитәкчеләре, объектны реставрацияләү эшләрен башкаручы подряд оешмасы вәкилләре чыгыш ясады.

Аерым алганда, Хафиз Миргалимов Татарстан җитәкчелегенең республикада булган тарихи мираска зур игътибар бирүен билгеләп үтте. Аның сүзләренә караганда, Ленинга һәйкәлне капиталь төзекләндерү проектын гамәлгә ашыру - Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның казанышы. "Алты муниципаль районда Ленин һәйкәлләренә капиталь ремонт ясалды, - дип искәртте ул. - Һәм без үзебезнең тарихи үткәнебезне онытмый торган күпмилләтле халкыбызга рәхмәтле".

Кытай Халык Республикасының Казандагы Генераль консулы У Инцинь Кытайда Владимир Ленинны бик хөрмәт итүләрен билгеләп үтте. "Без Ленин укыган һәм яшәгән Казанда Генераль консуллык ачылуга шат", - диде ул. Ленинның һәйкәлен реставрацияләү һәм ачу - мөһим вакыйга гына түгел, алга караш та, - диде тантаналы чарада Юрий Афонин. - Татарстанда дәүләтебезнең һәм дөньяның бөек кешеләре турында истәлек саклана. Республика совет дәүләтенең кыйммәтле тәҗрибәсеннән күп нәрсәне алды".

Аннары партия активистларын һәм подряд оешмалары хезмәткәрләрен КПРФ рескомының "ТАССРга 100 ел" дигән истәлек медале белән бүләкләү тантанасы булды.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International