Фәрит Мөхәммәтшин халыкара экология конгрессында

2021 елның 27 мае, пәнҗешәмбе, 15:57

Бүген Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Санкт-Петербургта "Планета экологиясе - тотрыклы үсеш" Нева халыкара экология конгрессы эшендә катнаша, чара Россиянең Табигать ресурслары һәм экология министрлыгы тарафыннан БДБ илләренең парламентара Ассамблеясе катнашында уздырыла.

Форум эшенең беренче көнендә  экологиянең актуаль проблемаларына багышланган ун түгәрәк өстәл утырышы узды. Катнашучылар табигать ресурсларыннан нәтиҗәле файдалану, экологик иминлек, экологик инициативаларга законнар белән ярдәм итү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.

Фәрит Мөхәммәтшин «Йомык цикл икътисады» түгәрәк өстәле утырышы нәтиҗәләрен шәрехләп, карала торган мәсьәләләрнең актуальлеге ресурсларны яңарту юлларын эзләү һәм калдыксыз технологияләр булдыру зарурлыгы белән бәйле, дип белдерде.

Фәрит Мөхәммәтшин Татарстанның, илнең башка төбәкләре кебек үк, каты коммуналь калдыклар белән эш итүнең яңа системасына күчүен искәртте. Кирәкле норматив хокукый актлар расланды, региональ операторлар сайлап алынды. Дәүләт Советында каты коммуналь калдыклар белән эш итү өлкәсендә законнар мониторингы һәм хокук куллану практикасы буенча эшче төркем төзелде.

"Чүп" реформасын эшләтеп җибәргәннән соң узган ике ел эчендә, Фәрит Мөхәммәтшин фикеренчә, калдыклар белән эшләү процессын аңлау барлыкка килде (җыю, сортларга бүлү, эшкәртү, күмү), җәмгыятьтә экологик культура формалаштыруда билгеле бер уңышларга ирешелде. Шул ук вакытта түгәрәк өстәлдә катнашучылар тармакны монополиягә каршы контрольдә тоту, тарифларны җайга салу һәм тармакны цифрлаштыруны стимуллаштыру мәсьәләләренә аерым тукталдылар.

Иртәгә конгрессның пленар утырышы булачак. Утырыш кысаларында РФ ФҖ Федерация Советы Рәисе Валентина Матвиенко һәм РФ Хөкүмәте Рәисе урынбасары Виктория Абрамченко, Россия Президентының табигатьне саклау эшчәнлеге, экология һәм транспорт мәсьәләләре буенча махсус вәкиле Сергей Иванов, РФ табигый байлыклар һәм экология министры Александр Козлов, Төрекмәнстанның Милли Генгешы Мәҗлесе рәисе Гөлшат Маммедова, Казакъстан, Беларусь, Молдова илләренең профильле министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре чыгыш ясарлар дип планлаштырыла. 

Конгресста шулай ук фәнни-эксперт җәмгыяте, бизнес, иҗтимагый оешмалар вәкилләре дә катнаша.

Конгрессның максатларының берсе - Россия эчендә генә түгел, бәлки башка илләргә дә таратылачак килештерелгән экологик сәясәт эшләү.

 

 

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International