Лениногорскида җирле үзидарә органнары эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген арттыру мәсьәләләре буенча фикер алыштылар

2021 елның 27 мае, пәнҗешәмбе, 16:01

Бүген Лениногорскида Дәүләт Советының Бюджет, салымнар һәм финанс комитетының һәм Дәүләт корылышы һәм җирле үзидарә комитетының күчмә уртак утырышы узды. Парламентарийлар җирле үзидарә органнары эшчәнлегенең статусын һәм нәтиҗәлелеген күтәрүгә юнәлдерелгән стратегик мәсьәләләр буенча фикер алыштылар. Утырыш эшендә Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов катнашты.

Депутатлар тәкъдим ителгән проектларны гамәлгә ашыру перспективалары, җирле әһәмияттәге мәсьәләләрне хәл итүдә тәҗрибәләр, индустриаль (сәнәгать) парклар эшчәнлеген оештыру мәсьәләләре һәм аларның территорияләрен үстерү перспективалары, 2021 елда үз көченә кергән салым законнарына үзгәрешләр турында фикер алыштылар. Бюджет, салымнар һәм финанс комитетның республика муниципалитетларының бюджет, салымнар һәм финанс комиссияләре (комитетлары) белән үзара хезмәттәшлеген оештыру мәсьәләсе каралды.

Дәүләт корылышы һәм җирле үзидарә комитеты рәисе Альберт Хәбибуллин республикада үзара салым механизмы кысаларында гражданнарның җирле әһәмияттәге мәсьәләләрне хәл итү инициативаларына дәүләт ярдәме күрсәтелә, дип билгеләп үтте. Гражданнар акчаларны тоту юнәлешләрен референдумнарда һәм җыеннарда мөстәкыйль рәвештә билгели.

2014 елдан 2020 елга кадәр гражданнарның үзара салым акчасын җәлеп итеп гамәлгә ашырыла торган җирле бюджетлар чыгымнарын уртак финанслауга республика бюджетыннан 5,3 миллиард сум чамасы акча бүленгән. Бу акчалар юл эшләре, зиратларны карап тоту, җирлекләрне төзекләндерү, урамнарны яктырту, чиста су белән тәэмин итүне оештыру, янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү кебек чаралар үткәрүгә юнәлтелгән.

Альберт Хәбибуллин халыкның җирле үзидарәне гамәлгә ашыруда катнашуының яңа формасы - муниципаль берәмлек кешеләренең җирле администрациягә инициатив проектларны кертүе турында мәгълүмат бирде. Аларда халык өчен аеруча әһәмияткә ия булган проблеманы куелырга, аларны гамәлгә ашырудан көтелгән нәтиҗәләр, башкарып чыгу вакыты билгеләнгән булырга тиеш.

Утырышта сәнәгать мәйданчыкларын үстерү турында фикерләшкәндә Татарстан Президенты үзенең ТР Дәүләт Советына юлламасында аларның нәтиҗәлелеген арттырырга йөкләмә бирде, дип билгеләп үтелде. Сүз сәнәгать паркларының көндәшлеккә сәләтлелеген һәм җәлеп итүчәнлеген арттыру, районнар арасында конкурент өстенлекләрне тигезләү, эре шәһәрләргә хезмәт миграциясен киметү, хезмәткә сәләтле авыл халкын яшәү урыны буенча беркетү турында бара.

Моңа бәйле рәвештә индустриаль (сәнәгать) парк территориясендә эшчәнлек алып баручы кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларына ташламалы салым салу турында республика кануннары кабул ителде. Аларның асылы турында Бюджет, салымнар һәм финанс комитеты рәисе Леонид Якунин җентекләп сөйләде.

Әлеге мәсьәлә буенча фикер алышу йомгаклары буенча карар кабул ителде, анда ТР Икътисад министрлыгына һәм республика муниципаль районнары башкарма комитетларына сәнәгать парклары резидентларына һәм идарәче компанияләргә чаралары турында мәгълүмат бирү эшен тәэмин итәргә тәкъдим ителде.

Бюджет, салымнар һәм финанслар комитетының Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләренең вәкиллекле органнары (комитетлары) белән үзара хезмәттәшлеген оештыру мәсьәләсе турында фикер алышу барышында депутатлар дәүләт хакимиятенең закон чыгару (вәкиллекле) органы һәм җирле үзидарәнең вәкиллекле органнары арасында даими һәм конструктив хезмәттәшлекне җайга салуның мөһимлегенә игътибар иттеләр.

Җирле үзидарә органнары, дәүләт хакимияте органнары системасына кермәүләренә карамастан, халыкка иң якын булган хакимият буларак  үз компетенцияләре кысаларында бердәм дәүләт сәясәтен гамәлгә ашыруда катнаша.

Нәкъ менә җирле үзидарә органнары территорияләрнең иҗтимагый ихтыяҗларын төгәл чагылдыра һәм формалаштыра ала, аларны хәл итү ысуллары турында фикер алыша ала, дип ассызыклады депутатлар. Республикада дәүләт хакимиятенең закон чыгару (вәкиллекле) органнарының муниципаль берәмлекләрнең вәкиллекле органнары белән үзара хезмәттәшлегенең шактый киң практикасы формалаштырылды, шул ук вакытта парламентарийлар кайбер юнәлешләр буенча мондый хезмәттәшлекне көчәйтү кирәклеге турында әйттеләр.

Утырыш башланганчы депутатлар политехника көллиятендә, «Идея-Көньяк-Көнчыгыш» һәм «Алабуга-2» Нефтехимия сәнәгать» паркларында булдылар.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International