Социаль сәясәт комитеты утырышында балаларның җәйге ялын оештыру мәсьәләсе каралды

2021 елның 27 мае, пәнҗешәмбе, 16:53

Бүген Дәүләт Советында Социаль сәясәт комитеты утырышы узды, анда депутатлар балаларның җәйге ялын оештыру, Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фонды бюджеты үтәлеше мәсьәләләре буенча фикер алыштылар, шулай ук физик культура һәм спорт турында республика законнарына үзгәрешләр кертү һәм халыкка адреслы социаль ярдәм күрсәтү турындагы канунны карадылар.

Социаль сәясәт комитеты рәисе Светлана Захарова, җәйге ялны оештыру мәсьәләләре депутатлар тарафыннан ел саен каралуына басым ясады. Коронавирус пандемиясе белән бәйле рәвештә узган ел балалар лагерьлары нибары 50% ка гына тулган иде, быел 75% ка кадәр артачак. Моннан тыш, Татарстан  балалары республика чикләреннән дә чыга алачак, бу былтыр тыелган иде. Шул рәвешле, аларга Краснодар крае һәм Кырым лагерьларында ял итү мөмкин булачак.

Яшьләр эшләре буенча министр урынбасары Ринат Садыйков билгеләп үткәнчә, быел 183,6 меңнән артык баланы ял иттерү планлаштырыла. 1,6 меңнән артык ял оешмасы ачылуга әзер, шул исәптән 119 шәһәр яны лагере, 9 санатория-курорт оешмасы, 75 палатка тибындагы лагерь, 1022 мәктәп яны лагере, 659 хезмәт һәм ял лагерьлары, Кара диңгез яр буенда 5 лагерь. Сәламәтләндерү кампаниясен республика бюджетыннан финанслау 1,7 млрд. сум тәшкил итәчәк, бу 2020 елга караганда 48,7 млн. сумга күбрәк.

Быел республиканың ун лагеренда «Цифрлы гигиена» программасы тормышка ашырылачак. Төп максаты - балаларны һәм яшүсмерләрне тискәре йогынтылардан, интернет-агрессиянең төрле чагылышларыннан, шулай ук Челтәрдәге буллингтан саклау. Программа әлегә тест режимында эшли башлаячак.

25 майдан балаларның ялын һәм аларны сәламәтләндерүне оештыруда эчке туристлык сәфәрләренә ярдәм итү программасы старт алды (балалар лагерьларына юлламалар өчен кэшбек программасы). Ата-аналар җәйге сменаларга балалар стационар лагерьларына юллама сатып ала һәм түләнгән акчаның 50% ын кире кайта ала, әмма 20 мең сумнан артык түгел. Акчалар "Мир" карточкасына (түләү системасының лояльлеге программасында теркәлгән) автомат рәвештә кире кайтачак. Кэшбекның исәпләү шартлары һәм нечкәлекләрен "Лето" үзәгендә (республикада җәйге ялның баш оештыручысы) белергә мөмкин. 

Депутатлар фикеренчә, бүген балаларның куркынычсызлыгы мәсьәләсе актуаль булып кала. Балансларында лагерь булган һәм балаларның һәм яшьләрнең ялын оештыруда катнашучы барлык районнар һәм шәһәр округлары башлыкларына, барлык оешмаларга үз компетенцияләре чикләрендә җәмәгать тәртибен һәм куркынычсызлыгын тәэмин итүгә юнәлдерелгән чараларны күрергә тәкъдим ителә.

Бүген Комитет утырышында депутатлар 2020 елда ТР Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фонды бюджеты үтәлеше турында закон проекты буенча фикер алыштылар. Узган ел фондка 59 млрд. сум күләмендә керем кергән. Фонд бюджеты чыгымнары 58,7 млрд. сум тәшкил итә. Федераль мәҗбүри медицина иминияте фонды бюджетыннан бюджетара трансфертлар 48,6 млрд. сум тәшкил иткән. Алар ММИ оешмасын финанс белән тәэмин итүгә, диспансеризация үткәрү һәм халыкка профилактик карау барышында онкологик авыруларны ачыклаган өчен медицина хезмәткәрләренә өстәмә акчалата түләүләргә юнәлтелгән.

Татарстан Республикасы бюджетыннан Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фондына 9,7 млрд. сум күләмендә трансфертлар килгән, алар медицина оешмаларын мәҗбүри медицина иминияте системасы аша финанслауга, гадәттән тыш хәл шартларында медицина оешмаларын өстәмә финанс белән тәэмин итүгә, теш һәм колак протезлары буенча гражданнарның аерым категорияләренә хезмәт күрсәтү программасын финанслауга юнәлдерелде.

Утырышта каралган физик культура һәм спорт турындагы республика законының 9 статьясына үзгәреш кертү турындагы закон проекты республика законнарын федераль законнарга туры китерү максатларында эшләнгән. Закон проекты буенча физкультура-спорт оешмалары тарафыннан физкультура-сәламәтләндерү хезмәтләре күрсәтеләчәк, аларның исемлеге һәм кагыйдәләре федераль закон нигезендә билгеләнә.

Якын арада Дәүләт Советына халыкка адреслы социаль ярдәм күрсәтү турында республика законына үзгәрешләр кертү хакында закон проекты кертеләчәк. Комитет утырышында закон проекты алдан карау процедурасын узды. Документ кабул итү шулай ук республика законнарын федераль законнарга туры китерү зарурлыгы белән бәйле.

Үзгәрешләр социаль ярдәм чаралары күрсәтү өчен мәгълүмат бирү тәртибенә кагыла. Хәзерге вакытта Республика матди ярдәм үзәге бүлегенең мондый мәгълүматны ведомствоара гарызнамәләр нигезендә алалар. Гамәлдәге тәртип гражданнарга автомат рәвештә, өстәмә мөрәҗәгать итмичә, яңа срокка ярдәм итү чараларын билгеләргә мөмкинлек бирә. Закон проекты әлеге хокукый норманы беркетә.

Моннан тыш, закон проекты элек кабул ителгән норманы терки, аның нигезендә ятим балаларның һәм ата-ана каравыннан мәхрүм калган балаларның бакалавриат программалары һәм специалитет программалары буенча укуга билгеләнгән квота чикләрендә бюджет акчалары исәбеннән укырга хокукы гарантияләнә.

 

 

 

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International