Фәрит Мөхәммәтшин: "Праймериз - сайлаучыларга үзләре ышанган кандидатларны сайлау мөмкинлеге"

2021 елның 30 мае, якшәмбе, 11:33

Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе,  “Бердәм Россия” партиясенең Татарстандагы төбәк бүлеге Секретаре  Фәрит Мөхәммәтшин партия исемлеге буенча прймеризда катнашты. Ул Казанның 18 нче мәктәбендәге сайлау участогында тавыш бирде.

Фәрит Мөхәммәтшин 30 май көнне төгәлләнгән праймеризда актив катнашкан өчен республикада яшәүчеләргә һәм кандидатларга рәхмәт белдерде. Татарстанда яшәүчеләр өчен участокларга барып һәм pg.er.ru сайтында онлайн-форматта тавыш бирү мөмкинлеге тудырылды.

"Татарстанда алдан тавыш бирү өчен 500дән артык участок ачылды, - диде ул. - Башлангыч тавыш бирүдә республикабыз халкының активлыгы узган еллардан шактый югары, чөнки праймериз аларда барлык теләүчеләр катнашырга мөмкинлек бирә торган ачык модель буенча уза".

Татарстанда праймеризда катнашуга 96 кандидат теркәлгән. Алар арасында волонтерлар, җәмәгать эшлеклеләре, дәүләт хезмәткәрләре, студентлар, табиблар, укытучылар, эшмәкәрләр бар.

Фәрит Мөхәммәтшин шулай ук билгеләгәнчә, Татарстанның күп халкы онлайн-тавыш бирүдә катнашты, ул 24 майда старт алды һәм бүген бер үк вакытта тавыш бирү белән тәмамланачак. Республика оештыру комитеты мәгълүматлары буенча, агымдагы вакытта электрон форманы 100 меңгә якын татарстанлы сайлаган. Әмма шул ук вакытта күпчелек сайлаучылар әлегә тавыш бирүнең традицион рәвеше - санау участокларына килә.

"Бердәм Россия" партиясенең Татарстан төбәк бүлеге Секретаре ассызыклаганча, башлангыч тавыш бирүдә катнашу - сайлаучыларга үзләре күбрәк ышана торган кандидатларны сайлау мөмкинлеге. "Дәүләт Думасына сайлауларга кандидатлар исемлегенә эләкмәүчеләрне дә без җиңелгән дип санамыйбыз, - дип басым ясады Фәрит Мөхәммәтшин. Әгәр бу яшь кеше булса, ул үзен сынап карады, кешеләр белән очрашырга, сорауларга җавап бирергә, үз позициясен дәлилләргә өйрәнде. Бу зур мәктәп".

"Бердәм Россия" - төрле дәрәҗәдәге сайлауларга кандидатлар исемлекләрен фикер нигезендә формалаштыра торган илдәге бердәнбер партия .

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International