Фәрит Мөхәммәтшин 2020-2021 елгы мәктәп волейбол лигасы чемпионнарын бүләкләде

2021 елның 30 мае, якшәмбе, 16:48

Мәктәп волейбол лигасы — Татарстанда өч ел дәвамында гамәлгә ашырыла торган проект. Шушы вакыт эчендә республика инициативасы Россиянең күп кенә төбәкләре тарафыннан кабул ителде һәм чын мәгънәсендә халык проектына әверелде, диде ТР Дәүләт Советы Рәисе, ТР Волейбол федерациясе президенты Фәрит Мөхәммәтшин сезон чемпионнарын бүләкләгәндә.

Бу сезонда проектта Татарстанның 720 белем бирү учреждениесеннән 18 меңнән артык егет һәм кыз катнашты. Лиганың финал уеннары Казанның «Санкт-Петербург» волейбол үзәгендә узды.

«Бу тәрбия һәм белем бирү процессы да, аның нигезенә патриотик тәрбия дә салынган. Безнең әйдәп баручы „Зенит — Казан“ һәм „Динамо — Ак Барс“ волейбол командалары тренерлары билгеләп үткәнчә, мәктәп волейбол лигасы аларга зур өметләр баглаган талантлы яшь уенчыларны күрергә мөмкинлек бирә», — диде Фәрит Мөхәммәтшин.

Аның сүзләренчә, мәктәп волейбол лигасының төп бурычы — яшьләрне тәрбияләү, шулай ук сәламәт яшәү рәвешенә игътибарны җәлеп итү. Фәрит Мөхәммәтшин  спорт ярышларында катнашу егетләр һәм кызлар өчен «начар гадәтләргә альтернатива» булуын әйтте.

«Без күптәнге хыялны тормышка ашырдык — балалар һәм яшьләрнең физик әзерлеге базасына әверелергә тиешле яңа берләшмә булдырдык. Ярышларда барлык мәктәпләрдән, гимназияләрдән һәм лицейлардан килгән укучылар катнаша», — дип искәртте ул һәм ел саен мәктәп волейбол лигасында катнашучылар саны артыр, дигән ышаныч белдерде.

Моннан тыш, ул шәһәр һәм район башлыкларына, физкультура укытучыларына, балаларны ярышларга әзерләүдә ярдәм иткән спорт мәктәпләре тренерларына рәхмәт белдерде.

«Сез уенчыларның бердәмлеге, үз-үзләрен аямыйча эшләве, команда рухы, тренер таланты аркасында иң югары казанышларга ирешү мөмкинлеген исбатладыгыз. Ә бездә җиңелүчеләр була да алмый», — диде ул һәм җиңүчеләргә кубоклар тапшырды.

Чарада шулай ук мәктәп волейбол лигасының яңа сезонына старт бирелде.

2020/2021 сезоны ярышлар финалына Татарстанның 10 районыннан алтышар егетләр һәм кызлар командасы узды. Матч нәтиҗәләре буенча егетләр арасында беренче урынны Казанның 16нчы татар-инглиз гимназиясе, кызлар арасында Кайбыч районының Е. Г. Тутаев исемендәге Федоровское урта мәктәбе командасы яулады.

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International