Депутат ханымнар балалы гаиләләргә ярдәм итүнең өстәмә чаралары турында фикер алыша

2021 елның 31 мае, дүшәмбе, 15:05

Бүген, Халыкара балаларны яклау көне алдыннан, Идел буе федераль округының закон чыгару җыеннарының хатын-кыз депутатлары катнашында видеоэлемтә режимында "Гаиләләрнең тормыш дәрәҗәсе үсеше. Балалы гаиләләргә ярдәм"дип аталган дискуссия мәйданчыгы утырышы булды.  Аны ТР  Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Татьяна Ларионова үткәрде.

Исегезгә төшерәбез, Татарстан Дәүләт Советы хатын-кызлар-депутатларының «Мәрхәмәт-Милосердие» берләшмәсе әгъзалары социаль әһәмияткә ия мәсьәләләрне хәл итү өчен дискуссия мәйданчыгы булдыру, Идел буе федераль округы төбәкләренең закон чыгару җыелышлары депутатлары булган хатын-кызлар белән фикер алышу инициативасы белән чыктылар. Депутатлар тәкъдиме буенча эш онлайн режимда да, башка төбәкләргә чыгып та алып барылачак. Беренче очрашу март аенда узды.

Бүгенге утырыш гаиләнең тормыш дәрәҗәсен күтәрүгә багышлана,  бу тема безнең илнең өстенлеге булып тора, –  дип ассызыклады Татьяна Ларионова,   Аның сүзләренә караганда, балалар мәнфәгатьләрендә эшләү илкүләм  стратегиясе әлеге тема буенча эшләүдә төп нәтиҗә булып тора. Балалы гаиләләр өчен шактый чаралар өстәмә рәвештә пандемия нәтиҗәләре белән көрәш чаралары кысаларында кертелде. РФ Президентының Юлламасында төп позицияләрне нәкъ менә шушы мәсьәләләр били.

1 июльдән Татарстан Президенты кул куйган республика законы нигезендә өстәмә ярдәм чаралары каралган.  8 яшькә кадәрге баланы карау буенча больничныйга түләү хатын-кызның хезмәт хакы күләменең 100 процентын тәшкил итә, ана капиталы программасы киңәйтелә һәм 2026 елга кадәр озайтыла.

"Парламентарийлар бу чараларны үткәрүгә җәмәгать контролен гамәлгә ашырып кына калмый, ә хакимият органнары, экспертлар, гражданнар бергәлеге тиешле норматив хокукый актлар кабул итсен өчен тәкъдимнәр формалаштырган мәйданчыкларны да оештыра", - дип билгеләде Татьяна Ларионова.

Бүген Саратов, Оренбург, Ульяновск өлкәләреннән, Башкортостан һәм Мордовия республикаларыннан закон чыгаручылар әйткән тәкъдимнәр каралды.

Фикер алышу барышында Татьяна Ларионова билгеләп үткәнчә, социологик сорашып белешүләр нәтиҗәләре күрсәткәнчә, күп кенә гаиләләр ярдәм чараларын белмиләр яки кулланмыйлар, әлеге вәзгыять аеруча авыл җирлегенә хас. Парламентарий гражданнарга мәгълүмат җиткерүне көчәйтү кирәклеге турында әйтте.

 «Очрашуның максаты - РФ Дәүләт Думасына җибәреләчәк тәкъдимнәр эшләү», - дип ассызыклады Татарстан парламенты башлыгы урынбасары.

Чираттагы утырышта хатын-кыз-закон чыгаручылар Киров өлкәсе Закон чыгару Собраниесе вәкиле рәислегендә гаилә кыйммәтләрен сакларга ярдәм итү һәм аларны үстерү мәсьәләләре буенча фикер алышырга ниятлиләр.

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International