Дәүләт Советы депутатлары Интернетта деструктив мәгълүмат тараткан өчен җинаять җаваплылыгын кертергә тәкъдим итә

2021 елның 1 июне, сишәмбе, 12:22

Интернет челтәрендә деструктив контентны тараткан өчен җинаять җаваплылыгын кертүне Дәүләт Советы депутатлары - Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты әгъзалары тәкъдим итте. Бу хакта бүген профильле комитет утырышында билгеле булды. Федераль законның тиешле проекты алдан фикер алышу процедурасын узды һәм комитетның киләсе утырышында каралачак. 

«Татарстан парламентарийлары тарафыннан эшләнгән «Россия Федерациясе Җинаять кодексына һәм Россия Федерациясе Җинаять-процессуаль кодексына үзгәрешләр кертү турында» федераль закон проекты гражданнарга деструктив йогынты ясый торган мәгълүматны гавами тарату өчен җинаять җаваплылыгын билгеләүне күздә тота.

Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты рәисе урынбасары Алекандр Чубаров билгеләп үткәнчә, бүгенге көндә федераль законнарда Интернет челтәрендә укучының яки чит кешенең уку йорты эчендә кораллы һөҗүмен пропагандалаучы материалларны, мәгълүматны урнаштырган өчен, терактлар яки үз-үзенә суицидаль нияте белән тән җәрәхәтләре ясарга өндәгән мәгълүматларны пропагандалаган өчен нинди дә булса җаваплылык каралмаган. "Шуның белән бергә мондый гамәлләрнең иҗтимагый куркынычы шик тудырмый, - дип ассызыклады ул, - гражданнарда деструктив тәртип идеологиясен алып бару кешеләрнең гомеренә һәм сәламәтлегенә, беренче чиратта, балаларның гомеренә һәм сәламәтлегенә, аларның әхлакый сәламәтлегенә зыян китерү куркынычы тудыра".

  Әлбәттә, республиканың хокук саклау органнары челтәрдә мондый контентны ачыклауга юнәлтелгән оператив-профилактик чаралар үткәрә. Әмма мондый мәгълүматны урнаштырган гражданнар белән эшләгәндә полиция хезмәткәрләренең вәкаләтләре бүген профилактик әңгәмә үткәрү һәм аңлатма алу белән генә чикләнә.

Кагыйдә буларак, мондый әңгәмәләрдән соң деструктив мәгълүмат таратучылар, үзләренең җәзасыз булуларын аңлап, моны яңадан эшләүләрен тоткарлыксыз дәвам итәләр, мисал өчен, яңа төркем яки бергәлек төзиләр. Шул ук вакытта аларның күбесе балигъ булган затлар.

Тәкъдим ителгән закон проекты белән Россия Җинаять кодексын 207 маддәсенәә (3 нче искәрмә) деструктив мәгълүматны тарату өчен җинаять җаваплылыгы турында карар чыгару мөмкинлеген билгели  торган өстәмә тәкъдим ителә.

"Россия Федерациясенең закон актларына тәкъдим ителгән үзгәрешләрне кертү Интернет челтәрендә деструктив контент таралуны киметергә, ә ул ачыкланган очракта, гаепле затларны җаваплылыкка тарту буенча тулы чаралар күрергә мөмкинлек бирәчәк", - дип йомгаклады Александр Чубаров.

Александр Чубаров хәбәр иткәнчә, закон проектына юридик характердагы кайбер кисәтүләр кергән. Аерым алганда, җинаять составын ачыклау таләп ителә. Парламентарийлар каршылыкларны комитетның киләсе утырышына бетерергә исәплиләр. Закон проекты Дәүләт Советының якындагы утырышының көн тәртибенә кертелергә мөмкин.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International