Татьяна Ларионова «Үз-үзеңә ышан» фестивале җиңүчеләрен һәм лауреатларын тәбрикләде

2021 елның 1 июне, сишәмбе, 16:55

Бүген, Халыкара балаларны яклау көнендә, Лаеш районында«Үз-үзеңә ышан» республика балалар иҗаты фестивале узды, анда Татарстанның төрле районнарыннан һәм илнең якын төбәкләреннән дәүләт ярдәменә аеруча мохтаҗ балалар катнашты. Җиңүчеләрне һәм лауреатларны Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, “Мәрхәмәт - Милосердие” хатын-кыз депутатлар берләшмәсе җитәкчесе Татьяна Ларионова һәм парламент депутатлары котлады.

"Берничә ел элек безнең сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар белән сәламәт балаларны берләштерү хыялы барлыкка килде, - дип билгеләп үтте Татьяна Ларионова, - беренче фестивальне без "Без бергә!" дип атадык. Бу, сәламәт булу-булмауларына карамастан, балалар талантлы, алар сәхнәдә чыгыш ясарга, шигырьләр сөйләргә, җырларга һәм биергә телиләр дигән сүз, һәм алар бергә булганда бигрәк тә яхшы".

Моңа кадәр, Дәүләт Советы Рәисе урынбасары сүзләренә караганда, төрле  юнәлешләр буенча бәйгеләр  уздырылган яки сәламәтлеге чикле балалар өчен генә, мәсәлән, Казан шәһәре Совет районында "Кулларны-кулга тотышыйк, дуслар!" дип аталган фестиваль уздырылган.

"Барлык балалар да талантлы, - дип саный Татьяна Ларионова, - иң мөһиме, бу талантларны үстерергә ярдәм итәргә. «Мәрхәмәт - Милосердие» берләшмәсе идеясе - барлык балаларны бер сәхнәгә чыгару, алар безнең бертигез, бергә булуыбызны тоярга тиешләр.

Быел фестиваль хәрәкәтенең яңа катнашучысы барлыкка килде, «Үз-үзеңә ышан»  оешмасы. "Без бу балаларга ышанабыз, һәм һәр баланың үз-үзенә ышануын телим, бу сәхнәдә генә түгел, тормышта да", - диде Татьяна Ларионова.

Татарстан парламенты Рәисе урынбасары, мөмкинлектән файдаланып, барлык катнашучыларны бәйрәм белән котлады. "Балаларны яклау көне -  без балалар өчен барысын да эшлибезме дип тагын бер тапкыр уйлану көне, - диде ул, - балалар елмаерга, көләргә, тормышка сөенергә, бу тормышны яратырга тиеш".  

«Үз-үзеңә ышан» фестивале өченче тапкыр уздырыла, узган ел ул катнаш форматта узды: офлайн да, онлайн да, яшь артистлар яшьтәшләренә интернет мәйданчыклар аша кушылды. Бу форма быел да сакланган. Бүгенге концертта 162 бала катнашты, тагын 111 бала онлайн булды.

Фестиваль республика статусын алды инде, аны гамәлгә куючыларның берсе – «Мәрхәмәт - Милосердие» депутат берләшмәсе. Катнашучыларның географиясе дә киңәйде: Казан һәм Чаллы шәһәрләре, Алабуга, Минзәлә, Яшел Үзән, Чистай, Түбән Кама, Балык Бистәсе һәм Лаеш районнары. Конкурста катнашучылар арасында: ятим балалар, сәламәтлек ягыннан мөмкинлекләре чикләнгән балалар, тәрбиягә алган гаиләләрдәге балалар.

Фестивальгә Казан дәүләт мәдәният институты педагоглары һәм студентлары зур ярдәм күрсәтте. Алар фестиваль режиссурасын уйладылар, КазГИКның иҗат коллективлары балалар белән бергә вокаль һәм хореографик номерлар куйдылар, спектакльләрдән өзекләр күрсәтүгә әзерләнделәр. 

«Үз-үзеңә ышан» фестивале быел республикада игълан ителгән Туган телләр һәм халык бердәмлеге елына багышланды һәм «Дөнья халыклары әкиятләре буенча» тематикасы буенча үткәрелде. Концерт һава шарларыннан матур тамаша белән тәмамланды.

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International